Логотип Магариф уку
Цитата:

Укучыларым шигырь ярата

Гомуми эш стажым 25 ел, белгечлек буенча эш тәҗрибәм 23 ел. «Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта, укытуның яңа технологияләрен кулланып, укучыларны матур әдәбият укуга кызыксындыру һәм тәнкыйди фикерләү...

Гомуми эш стажым 25 ел, белгечлек буенча эш тәҗрибәм 23 ел. «Дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта, укытуның яңа технологияләрен кулланып, укучыларны матур әдәбият укуга кызыксындыру һәм тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү» дигән методик тема буенча эшлим.
Матур әдәбият аша туган халкыбызга, аның тарихына, мәдәниятенә, бөек кешеләренә ихтирам тәрбияләү, ана телебез белән горурлану хисе уяту, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерүне, әхлак тәрбияләүне максат итеп куям.

Һәр көн балага яңалык алып килергә, аның иҗади сәләтен, фикерләвен үстерергә, белемен арттырырга, рухи дөньясын баетырга тиеш дип саныйм.
Укучыларым, «Яшьләр фәнни эзләнүдә» һәм «Сүз тәме» дигән дәрестән тыш эшчәнлекләргә яратып йөриләр. Бөек Җиңүнең 75, ТАССРның 100 еллыгы, Әтнә районы төзелүгә 30 ел уңаеннан «Туган ягым – яшел бишек» районара фәнни конференциясендә, «Таҗетдин Ялчыгол – язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим» темасына Таҗетдин Ялчыгол исемендәге V төбәк фәнни-гамәли конференциясенә катнашып, призлы урыннарга ирештеләр. 
III «Җәлил укулары» халыкара әдәби бәйгенең район турында да актив катнаштык. VII сыйныф укучысы Илвир Хәнәфиев, II урын алып, район мәгариф бүлеге грамотасына ия булды.

2020/2021 уку елы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында безнең районда якташ шагыйрәләребез Лена Шагыйрьҗан белән Фирая Зыятдинованың тууына 75 ел тулу уңаеннан «Туган телем – иркә гөлем» дигән шигырь укучылар бәйгесе уздырылды. Анда VIII сыйныф укучысы Алинә Нәҗмиева II урынны яулады.
  Алия САДРИЕВА,

Әтнә районы Күәм урта  мәктәбенең

югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты  укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Поэзия-это поток радости. Автор:

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ