Логотип Магариф уку
Цитата:

Укыту процессы тулы куәтенә кереп бара

Татарстан югары уку йортларында озак көтеп алынган яңа уку елы башланып та китте. Дистанцион укытудан соң студентлар һәм укытучылар да гадәти укыту тәртибенә кире кайтуны бик сөенеп каршы алдылар. Каз...

Татарстан югары уку йортларында озак көтеп алынган яңа уку елы башланып та китте. Дистанцион укытудан соң студентлар һәм укытучылар да гадәти укыту тәртибенә кире кайтуны бик сөенеп каршы алдылар. Казан федераль университетында да уку елы зур әзерлек белән башланган, укыту процессы инде тулы куәтенә кереп бара. Дәресләр КФУның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Дмитрий Альбертович Таюрский раслаган расписание буенча уздырыла. Студентлар барлык парларга җай белән йөриләр, ди остазлары. 2020/21 уку елына КФУда дәресләр үткәрүнең 1 нче сентябрьдән расланган графигы нигезендә беренче пар гадәттәгечә 8:30да башлана. Өч пардан соң студент халкына ашау һәм ял итү өчен 40 минутлык тәнәфес игълан ителә, ә дүртенче пар көндезге икедән дәвам итә. Бишенче пар биш тулып ун минутта беткәч, студентлар тагын 40 минутлык тәнәфескә чыгалар. Аннары әле алтынчы-җиденче парлар да бар, иң соңгы пар 21 сәгатьтә генә тәмамлана.
Студентлар яңа шартларга ничек ияләшәләр икән? Алардан сорашып, кайберләренең фикерләрен дә белдек. “Барысы да яхшы. Ияләшеп киләбез, Илһам абый!”, - диде дүртенче курс студенты Рәйдә Нигъмәтҗанова. Аңардан сез маска һәм перчаткадан йөрисезме дип сорагач, ул: “Температураны главное зданиеда гына үлчиләр, маска кию мәҗбүри”, - дип җавап кайтарды.
Шул ук курста белем алучы Камилә Захарова: “Аллаһка шөкер! Әйе, маскаларны таләп итәләр. Ләкин температураны бөтен биналарда да үлчәмиләр”, - диде.
“Уку елы гадәттәгечә башланды инде ул, әллә ни аерма юк. Әле бер генә көн укыдык бит, шуңа күрә төгәл әйтә дә алмыйм. Маскадан гына йөрибез, ЦИТта (Центр информационных технологий. – И.Ф.) алай ук түгел, төп бинада үлчиләр, студентлар чират тора”, - дип сөйләде 13.3-701 төркем студенты Рәфидә Галимҗанова.
Әлеге төркемнән Чулпан Гарифуллина да үз фикерен әйтте: “Укыйбыз. Элеккечә кебек. Соравыгыз өчен рәхмәт”.
Студентларның укуында югары баллар һәм иҗади уңышлар теләп калабыз.

Илһам ФӘТТАХОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ