Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучы — киләчәк һөнәре

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Укытучы – киләчәк һөнәре” дип исемләнгән форсайт узды. Анда 250 дән артык 10-11 нче класс укучылары катнашты.  «Укытучы — киләчәк һөнәре...

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Укытучы – киләчәк һөнәре” дип исемләнгән форсайт узды. Анда 250 дән артык 10-11 нче класс укучылары катнашты.
 
«Укытучы — киләчәк һөнәре» форсайты – киләчәк һөнәре буларак укытучы һөнәрен популярлаштыруга һәм педагогик һөнәргә юнәлтелгән 16–18 яшьлек яшьләрнең һөнәри үзбилгеләнүенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект.

Чараның максаты – укучыларга укытучы карьерасы хакында сөйләү, укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияләү.

Беренче мәйданчыкта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, Татарстанның атказанган укытучысы Роза Шәяхмәтова, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов,  Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге иҗтимагый башлангычларда министр киңәшчесе, Казан шәһәренең 122 нче гимназиясе директоры урынбасары Мария Голованова катнашында дискуссия үтте.

«Укытучы — киләчәк һөнәре» форсайтының икенче мәйданчыгы «Киләчәк укытучысы», «Мәктәпне тәмамлаучыларның компетенцияләре», «Киләчәк мәктәбе» юнәлешләре буенча «Трендлар картасы»н эшләүгә һәм яклауга юнәлтелгән иде.

«Киләчәк мәктәбе» проектларын яклау мәйданчыгында экспертларга заманча мәктәпнең төрле проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим ителде. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исәбенә караганда, 2022/2023 уку елына республика буенча педагогик кадрларга ихтыяҗ 1100 дән артык кешене тәшкил итә.

Фәния Лотфуллина


Альберт Сабир фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ