Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар көненә – үзгә күргәзмә

Бүген – Халыкара укытучылар көне. Безнең Үсәли мәктәбендә дә бәйрәм чаралары булып узды. VI сыйныф укучылары тарафыннан укытучыларга матур-матур сүзләр әйтелде, изге теләкләр җиткерелде.Ләкин сүзем мә...

Бүген – Халыкара укытучылар көне. Безнең Үсәли мәктәбендә дә бәйрәм чаралары булып узды. VI сыйныф укучылары тарафыннан укытучыларга матур-матур сүзләр әйтелде, изге теләкләр җиткерелде.Ләкин сүзем мәктәбебездә оештырылган үзгә күргәзмә турында. Төбәгебезнең мәгариф тарихына багышланган күргәзмәгә элеккеге китаплар, артына октябрят кагыйдәләре, пионерларның тантаналы вәгъдәләре язылган дәфтәрләр, пластинка уйната торган проигрыватель, октябрят, пионер, комсомол значоклары, пионер галстугы, узган гасырның 50 нче еллардагы сыйныф журналлары, элеккеге укучылар партасы куелган иде. Теләгәннәргә карага манып, каләм белән язып карау мөмкинлеге дә булды.
Укучыларда 1914 елда чыккан Габдулла Тукайның шигырь китабы, узган гасырның 20 нче, 30 нчы елларында «ликбез» максатыннан басылган китаплар, каләм белән язылган дәфтәрләр аеруча кызыксыну уятты. Биредә узган гасыр укучылары белем алган дәреслекләр белән дә танышу мөмкинлеге бар иде.Бу уку әсбапларыннан укучыларның әби-бабалары, әти-әниләре файдаланган. Өлкәннәр ункөнлеге белән Укытучылар көнен бәйләгән күргәзмәне оештыруда ярдәм иткән, төбәгебез тарихы белән кызыксынучы Нуретдин абый Имамиевка укучылар исеменнән мәктәбебез директоры Дания Газизова зур рәхмәтен белдерде.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ