Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар май бәйрәмнәрен ничек үткәрә?

Үкчәгә басып диярлек бер-бер артлы Май бәйрәмнәре килде. Бәйрәм көннәрен һәркем үзенчә уздыра, һәркем нидер планлаштыра. Берничә җиргә шалтыратып, бәйрәмнәрнең ничегрәк үтүен белештек.Гөлшат ЗАКИРОВА,...

Үкчәгә басып диярлек бер-бер артлы Май бәйрәмнәре килде. Бәйрәм көннәрен һәркем үзенчә уздыра, һәркем нидер планлаштыра. Берничә җиргә шалтыратып, бәйрәмнәрнең ничегрәк үтүен белештек.
Гөлшат ЗАКИРОВА, Балтач районы, Куныр мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары.
Алдан ук шуны әйтергә була: бәйрәмнәр күңелле уза. 11 укучыбыз йөгерү буенча районда узачак бәйрәм эстафетасында (һәр сыйныфтан берәр бала) катнашачак. Мәктәптә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның хисап концерты узды. Бәйрәм көннәрендә әлеге программа белән Доргада - башка авыллардан килеп укучы балаларның әти-әниләре алдында чыгыш ясыячакбыз. Анда 50 ләп бала катнашачак.
Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча эш дәвам итә, өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшли. Тагын бер куанычлы мәшәкать: безнең мәктәпнең КВН командасы районда гран-прига ия булды, хәзер исә 5 кешелек командабыз 27 майда республика күләмендә узачак КВН га әзерләнә.
Ләйсән ШАМИЛОВА, Сарман районы, Сарман гимназиясе директоры:
- Бу көннәрдә 9 майда узачак парадка әзерләнәбез. Алдагы көннәрдә “Эко-яз” акциясендә катнашып, макулатура җыячакбыз, Сарман эчендәге паркны чистартуда катнашачакбыз. Анда үзебезнең участок бар.
Мәктәптә 9-10 нчы сыйныфлар өчен имтиханнарга әзерлек консультацияләрендә өзеклек юк.
7-8 нче сыйныфлар - 45 бала Мәскәүгә экскурсиягә барырга җыена. “Ясмин” бию төркеме (10 бала) - Төркиянең Истанбул шәһәрендә узачак төрки халыкларның Халыкара “Төрек дөньясы” дип аталган фестивальдә катнаша. Аларга хәерле сәфәрләр телибез.
Равил Бадахшин, Әгерҗе районы Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Буби урта мәктәбе директоры:
- Бәйрәмне күңелле хәбәр белән каршылыйбыз. Безнең мәктәпнең “Хыял” бию төркеме “Созвездие”-“Йолдызлык” бәйгесендә өченче урын яулап, Пирамида күңел ачу үзәгендә гала-концертта чыгыш ясадылар.
Җиңү бәйрәме уңаеннан район күләмендә узачак велопробегта безнең мәктәптән 20 кеше катнаша. Бәйрәм кунакларын “солдат боткасы” белән сыйлыячакбыз.
3 май көнне 1-8 нче сыйныф укучылары үзләренең проектларын яклый.
Рәмилә Миннуллина, Кайбыч районы, Олы Кайбыч урта мәктәбе директоры:
- 3 май көнне “Эко-яз” кысаларында укытучылар коллективы белән авылда җыештырау эшләрендә катнашачакбыз. Балаларны яклау көне уздырачакбыз. Программада, әлбәттә инде, спорт ярышлары,төрле уеннар, призлар булачак. Гадәттәгечә коймак пешерәчәкбез. Узган ел олы казан асып уха да пешергән идек, быел да казанны әзерләп куйдык.
Бүгенге көндә Олы Кайбычта узачак Җиңү бәйрәменә ныклап торып әзерләнәбез. 9 май бәйрәме безнең мәктәпкә зур җававаплылык йөкли. Тантаналы парад, “Хәтер вахтасы”, концерт прогаммасы һ.б.
Мәктәп яны участогыбыз бик зур. Кишер, чөгендерне утырттык инде. Бәрәңге, кыяр, помидор, суган, җиләк, болгар борычы кебек бөтен әйберне дә укытучылар, укучылар көче белән үзебез үстерәбез.

Расиха Фаизова әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ