Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар өчен стресс тудырмаска чакырдылар

Казан мэры Бердәм дәүләт имтиханнары алдыннан укытучылар һәм укучылар өчен стресслы ситуацияләр булдырмаска чакырды. Илсур Метшин район башлыкларын һәм прокуратура хезмәткәрләрен, ТР Мәгариф һәм фән м...

Казан мэры Бердәм дәүләт имтиханнары алдыннан укытучылар һәм укучылар өчен стресслы ситуацияләр булдырмаска чакырды. Илсур Метшин район башлыкларын һәм прокуратура хезмәткәрләрен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгын, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментын бу эшкә игътибар итәргә өндәде. 
«Бездә бик кырыс тикшерү очраклары булды. Балаларда болай да стресс, зур җаваплылык. Дисциплина, тәртип булырга тиеш, әмма фанатикларча түгел һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар өчен стресс ситуацияләре тудырмыйча», — диде мэр киңәшмәдә.
Имтиханнар Казанның 131 махсус пунктында уздырылачак. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен 51 пункт каралган. Исегезгә төшерәбез, Бердәм дәүләт имтиханнары 27 майда башланып китәчәк. Татарстан башкаласында имтиханнарны 17 000 укучы тапшырачак.
Аттестат алу һәм югары уку йортына керү өчен рус теле буенча 36 балл һәм математика буенча 27 балл җыярга кирәк булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ