Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылардан «Белем җәүһәрләре» бөтендөнья бәйгесенә гаризалар кабул ителә

IX Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар ун номинация буенча кабул ителә. Катнашу өчен түбәндәге ресурслар авторы булырга кирәк:- укытучылар сайтлары һәм укытучыларга багышланган сайтлар;-...

IX Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар ун номинация буенча кабул ителә.
Катнашу өчен түбәндәге ресурслар авторы булырга кирәк:
- укытучылар сайтлары һәм укытучыларга багышланган сайтлар;
- белем алуга багышланган укучылар сайтлары;
- гаиләләр, башлангыч белем бирү, кече яшьтәге балаларны тәрбияләү турында сайтлар, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре һәм башлангыч класслар сайтлары;
- гомуми урта белем бирү оешмалары һәм алардагы түгәрәкләр сайтлары;
- югары һәм һөнәри белем бирүче уку йортлары, фәнни оешмалар, китапханәләр сайтлары;
- үзлегеңнән белем алу өчен файдалы булган аерым бер тематикага багышланган (тарих, мәдәният һ.б.) сайтлар;
-  .tatar доменына урнаштырылган файдалы сайтлар;
- күренекле татар шәхесләренә (галимнәргә, язучыларга, драматургларга, артистларга, рәссамнарга, дәүләт эшлеклеләренә, табибларга һ.б.) багышланган сайтлар;
- Татарстанда һәм Татарстан Республикасыннан читтә һәм Россия Федерациясендә яшәүче татарларның иҗтимагый берләшмәләре сайтлары;
- кулланучылары 1000нән дә ким булмаган «ВКонтакте» соц.челтәрендә  татар телендәге файдалы төркемнәр.
Турырак мәгълүмат белән belem.ru сайтында танышырга мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ