Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларга бәйле чикләүләр гамәлдән чыкты

65 яшьтән өлкәнрәк укытучыларга вузда укытырга рөхсәт ителде Роспотребнадзорда методик рекомендацияләргә үзгәрешләр кертелде.Роспотребнадзор методик рекомендацияләргә үзгәрешләр кертте, анда 65 яшьтән...

65 яшьтән өлкәнрәк укытучыларга вузда укытырга рөхсәт ителде
Роспотребнадзорда методик рекомендацияләргә үзгәрешләр кертелде.
Роспотребнадзор методик рекомендацияләргә үзгәрешләр кертте, анда 65 яшьтән өлкәнрәк укытучыларга югары уку йортларында гадәти режимда эшләргә рөхсәт ителә, диелгән. Искә төшерик, элегрәк риск төркеменә кергән яки хроник авырулары булган хезмәткәрләргә эш урынына барып эшләмәскә киңәш иткәннәр иде.
«Риск төркемнәрендәге укытучыларга очно эшләү мөмкин түгел дип язылган 1.11 пункты үзгәртелде. Хәзер үзгәрешләрне исәпкә алгач, 65 яшьтән өлкәнрәк педагогик хезмәткәрләр, шулай ук хроник авырулары булган хезмәткәрләр үзләренең эш вазифаларын килешү буенча үти ала», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Элегрәк Роспотребнадзор сыйныфта кеше саны 25тән артмасын дигән таләпне дә бетергән иде. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте. Баштагы таләпләрне үтәп бетерерлек түгел иде, бу турыда берничә тапкыр укытучылар да белдерде, дип аңлатты ул. Шулай ук 1 сентябрьдән Россиядә мәктәп укучылары һәм студентлар арасында коронавирус белән авыручыларны мониторинглау буенча проект башланды. Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренчә, Россиянең төрле төбәкләрендә өч мең клиник сәламәт кешене тикшерергә җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ