Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларга «купальник» кияргә рөхсәт иттеләр

Укытучыларга су коену костюмыннан фотога төшәргә рөхсәт ителә. Әлеге пункт РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төзелгән кодекста күрсәтелгән. Моннан соң укытучыларның үзләрен тотышы мондый пуктл...

Укытучыларга су коену костюмыннан фотога төшәргә рөхсәт ителә. Әлеге пункт РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан төзелгән кодекста күрсәтелгән. Моннан соң укытучыларның үзләрен тотышы мондый пуктларга карап бәяләнәчәк.
Мөгаллимнәр өчен социаль челтәрләр алып бару һәм гомүмән Интернетта үзләрен позицияләү буенча кагыйдәләр әзерләнде. Кодексны булдыру башлангычы белән гомумроссия мәгариф хехмәткәрләре берлеге һәм РФ Мәгариф министрлыгы чыкты.
Документны беренче тапкыр 2014 елда яңартканнар, хәзер ул укытучыларның социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен дә үз эченә ала. Мисал өчен, педагоглар балаларның сәламәтлеге һәм (яки) үсешенә зыян китерә торган мәгълүматлар урнаштырмаска тиеш.
Шулай итеп, педагогларга социаль челтәрләрдә порнография,  кул салу алымнары турында мәгълүмат урнаштыру, алкоголь һәм наркотиклар куллануны пропагандалау, шулай ук сүгенү сүзләре куллану тыела. Әмма укытучыларга коену костюмыннан төшкән фото урнаштыру рөхсәт ителә. Исегезгә төшерәбез, мөгаллимнәрнең «купальникта» төшүе белән бәйле гауга күптән түгел купкан иде. Мондый образда төшеп, фотоны социаль челтәргә урнаштырган укытучыларны эшләреннән дә азат иткәннәр иде. Хезмәттәшләрен яклап берничә укытучы су соену кустюмыннан флешмоб ясады.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ