Урам паркында брейк-данс

2 августта 19.00 дә «УРАМ» экстрим-паркында татар телендә брейк-данс буенча мастер-класс узачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә. 

Брейк-данс буенча татар телендәге мастер-классны «EXCLUSIVE COLLECTION»  брейкинг профессиональ мәктәбе тренеры, брейкинг буенча халыкара һәм Россия чемпионатлары катнашучысы, «Action Man» командасы әгъзасы Рушан Илдарханов һәм Бөтенроссия һәм халыкара фестивальләр җиңүчесе Руслан Шәйхетдинов (Bboy Liquid) үткәрәчәкләр.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.