Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете көннәре расланды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2022 елда Ураза бәйрәме һәм Корбан гаете көннәрен рәсми билгели торган указны имзалады.

Документ буенча, быел Ураза бәйрәме 2 майда, ә Корбан гаете 9 июльдә билгеләп үтеләчәк.

Указ шимбә көнне, 9 апрельдә имзаланган һәм бүген Татарстанның хокукый мәгълүмат порталында чыккан.

Фото: history-doc.ru 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.