Урынсыз дәгъва

Иң яхшы саклану чарасы – һөҗүм итү, дигән бер хәйләкәр кеше.  Башкортстан Дәүләт Корылтае рәисе урынбасары, Бөтендөнья Башкорт корылтае рәисе Эльвира Аеткулова 3 июль көнне Мөслим районы җирендә уздырылган XI татар авыллары федераль Сабан туенда, Мөслим, Ык буйлары – башкортларның борынгы иректе, табын, тамиан кабиләләренең  җирләре, дигән рухтарак сөйләде. Тарих фәннәре кандидаты, Бөтендөнья  Татар конгрессы каршында нәшер ителүче  «Туган җир» журналының бүлек мөдире Илнар ГАРИФУЛЛИН, әлеге дәгъва уңаеннан борчылып, укучыларыбыз белән фикерләрен уртаклаша.

Тирән ышануымча, әлеге белдерү – мин берничә ел элек әйткән, язып чыккан, фаразлаган кисәтүләрнең тормышка ашуы ул. Гади генә әйткәндә, татарны башкортлаштырырга тырышу сәясәтенең дәвамы. Әлеге хәл Башкортстанга гына түгел, Татарстанга да зыян китерә. Милләттәшләребезне якламый булдыра алмыйбыз. Соңгы елларда республикабызда Башкортстан татарлары проблемаларын аңлый, күтәрә башлаганнар иде. Кызганыч, соңгы арада бу эш сүлпәнәйде. Киресенчә, тату яшәргә кирәк, дигән буш чакырулар ешайды. Әйтерсең лә без дәшми торсак, алар бу омтылышларын туктата. Яшәп килгән аңлашылмаучылыкларны югары дәрәҗәдә уртага салып сөйләшергә яки татар һәм башкорт галимнәрен – этнологларны, тарихчыларны – «түгәрәк өстәл» янында җыеп фикер алышырга кирәк иде. Кызганыч, мондый эш эшләнмәде. Аеткулованың әлеге чыгышы һич тә очраклы түгел. Ул бит – Башкорт корылтае рәисе генә түгел, Башкортстан Республикасы Дәүләт Корылтае рәисе урынбасары, ягъни  рәсми зат та. Димәк, аның чыгышы – Башкортстанда алып барыла торган рәсми сәясәтнең, идеологиянең бер чагылышы.

 Әлеге чыгышның яхшы ягы да бар. Татарстан ягы бу мәсьәләдә үз-үзен никадәр тынычландырырга тырышса да, әлеге нотыктан соң, бу иптәшләр белән бернинди шарт куймыйча, әйдәгез, дус-тату яшик, барысы да ал да гөл, дип калып булмавын күрде. Елмаеп, көлеп кенә торсаң, алар моны йомшаклык, көчсезлек дип кабул итә. Ниндидер уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен, тарихи чынбарлыкны дәлилләп күрсәтергә, нәрсә хак, нәрсә нахак икәнлеген ачып салырга кирәк.

Тарихи яктан караганда, әлеге белдерүнең бернинди җитди нигезе юк. Табын, иректе, тамиан дигән ниндидер аерым, мөстәкыйль башкорт ыру-кабиләләре булмаган. Иректе – табын ыруының бер кисәге генә ул. Табын, тамиан – алар барысы да төрки-татар кабиләләре. Табыннар, Алтай ягыннан чыгып, озын-озак гасырлар Себер якларында йөргән, уналтынчы гасыр башында гына аларның кайбер кабиләләре бу җирләргә килеп урнашкан. Бер төркеме Көнбатыш Башкортстан, Көнчыгыш Татарстан якларына килеп утыра. Икенче төркеме Урал арты территориясендә кала. Егерменче, егерме  беренче гасырда Башкортстанда алып барылган сәясәт нәтиҗәсендә Урал артында калганнарның үзләрен башкорт дип санавы гаҗәп түгел. Шул ук вакытта Көнбатыш Башкортстанда, Көнчыгыш Татарстанда, тәгаен алганда, Мөслим районында яшәүчеләрнең үзләрен татар дип әйтүләре табигый. Чөнки алар элек тә үзен татар дип исәпләгән, хәзер дә татар икәнен яхшы белеп тора. Бу – татар җирләре, татар ханлыклары биләмәләре. Шуңа күрә монда  яшәгән халык элек-электән үзен татар дип хис итә. Ни кызганыч, Татарстандагы кайбер экспертлар, аерым алганда, «Миллиард Татар» сайтын алып баручылар бу проблемага бик җиңел карарга тырыша. Янәсе, тарихчылар, юкны бушка аударып, бер-берсе белән тартыша,  халыклар арасындагы мөгамәләгә бу хәл берничек тә кагылмый. Алай түгел шул. Мин дә үземне шулай тынычландыра алыр идем. Әмма мин, Башкортстанда туып үскән кеше буларак, күрше республикада татарны башкортлаштыру буенча дәүләт сәясәте алып барылганлыгын күреп торам. Моның ысуллары күптөрле. Беренчедән, әлеге пропаганда рәсми мәгълүмат чаралары аша алып барыла. Икенчедән, әлеге максатта районнарда махсус конференцияләр оештырыла. Җирле администрацияләр аша басым ясап, конференция-
ләргә халыкны «куып китерәләр». Алар аны «башкорт ырулары җыеннары» дип тә  әйтәләр. Фәнни-гамәли конференция дип атаучылар да бар. Ахырда, башкорт милли үзаңын үстерү чарасы,  җирле халык фикере, дип тә игълан итәләр.

Әлеге дә баягы Эльвира Аеткулова Башкортстан мәгълүмат чараларында, Көнбатыш Башкортстанда яшәгән башкорт ыруларын без рәсми рәвештә теркибез, дип тә белдерде. Минем фикеремчә, җанисәп үткәннән соң, алар ниндидер легитим статус алачак һәм бу җирләрдә булмаган, күренмәгән башкорт кабиләләре исеменнән дәүләт органнарына ниндидер мөрәҗәгатьләр белән чыгулары ихтимал.  Тагын бер хәвефле нәрсәне әйтми кала алмыйм. Егерме ике татар районы чик буйларында, бу җирләрдә фәлән-фәлән башкорт ырулары яшәгән, дигән рухтагы стелалар куелды. Димәк, әлеге районнарда яшәгән татарларда, фин-угор халыкларында, сез бу җирдә кунак кына, ошбу туфраклар –
 борынгы башкорт җирләре, дигән фикер тудыру өчен махсус эшләнә. Кунак кына икән, сез монда шыпырт кына яшәгез, безнең дә мәнфәгатьләр бар,  дип, күкрәк какмагыз, дигән төрттерү дип тә аңларга кирәк моны.

Башкортстан Республикасы хөкүмәте туган телләр өчен дип ел саен грантлар тарата. Моңа хәтле әлеге максатта иллешәр миллион сум бирелә иде, быел сиксән миллион сум бүленде. Татар проектлары өчен беренче елны бер сум да бирелмәгән иде. Соңгы елларда шул акчаның
1,5 проценты татарларга бирелә башлады. Әйтик, быел татарларга сиксән миллионнан бер миллион сумы эләкте. Аннан килеп, Башкортстанда унбиш полилингваль гимназия салына, шуларның берсе – татар, берсе – чуваш, унөче башкорт гимназиясе булачак. Башкортстанда татарга мөнәсәбәт бу. Шуңа күрә, «Без бер кошның ике канаты кебек, бик тату яшибез»,  –  ди-ди  үз-үзебезне алдап утыр-мыйк. Башкорт политехнологларының нинди эшчәнлек алып баруына күз йоммыйк. Алар Башкортстан рәсми сәясәтенә хезмәт итә, административ ресурсны да рәсми хакимият бирә.

 Эльвира Аеткулова дигәннән, быел ул Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайланырга җыена. Бу мәсьәлә өстә хәл ителгән инде. Аның исемлек буенча үтәчәгенә шик юк. Ул анда алдынгы урында. Дәүләт Думасында да шушы сәясәтне дәвам иттерергә тырышачагына шикләнмим. Миңа калса, җанисәп үткәннән соң, барысы да җайланыр, халыкны башка аптыратмаячаклар, дип үз-
үзебезне тынычландыру шулай ук дөрес түгел. Бу процесс тукталмаячак, хәтта ки көчәергә дә мөмкин. Халык саны алганда, зур хәрәмләшүләргә барсалар, татарны киметүче күрсәткечләргә таянсалар, башкортлаштыру сәясәте тагын да көчәю ихтималы бар. Шуңа күрә гафләт йокысына бирелмик.

Илнар ГАРИФУЛЛИН,
тарих фәннәре кандидаты

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.