Логотип Магариф уку
Цитата:

Ут шаярганны яратмый

Яз кояшы көннән-көн ныграк кыздыра. Апрель уртасы гына булуга да карамастан инде урамда көннәр май аен хәтерләтә. Быел җир өсте ике-өч атнага алданрак кардан арчылды шул.  Һәм, ни гаҗәп: халык бе...

Яз кояшы көннән-көн ныграк кыздыра. Апрель уртасы гына булуга да карамастан инде урамда көннәр май аен хәтерләтә. Быел җир өсте ике-өч атнага алданрак кардан арчылды шул.  Һәм, ни гаҗәп: халык берсеннән-берсе уздырып, коры үләннәрне, чүп-чарны яндыруга кереште. Быел коры үләннәрне яндыру белән бәйле булган беренче янгын чыгу  очрагы  30 апрельдә үк теркәлгән, ә узган ел ул 12 апрельдә булган иде. Инде бүгенге көнгә республикабызда коры үлән, чүп-чар яндыру белән бәйле 393 янгын чыккан. Шуларның 82 очрагы Түбән Кама районына карый, бу – һәр бишенче янгын дигән сүз. Әлмәт, Тукай, Чирмешән районнарында да коры үләнне ут төртеп яндыруга өстенлек бирүләре бик тә аяныч. Янгын сүндерүчеләр коры үләнгә капкан янгыннарны сүндерергә тәүлек саен алтмышлап чакыру ала. Шул уңайдан 17 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан Республикасында янгынга каршы махсус режим игълан ителде.
Әлеге махсус режим вакыт аралыгында янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре янгынга каршы куркынычсызлык кагый­дәләренең үтәлешен карау буенча махсус рейдлар үткәрәчәк.
Янгынга каршы махсус режим вакытында учак ягу катгый тыела. Йорт яны участокларында, чүп контейнерларында, ачык территориядә чүп-чарны, былтыргы коры үләнне ягучыларны зур җа­вап­лылык­ка тарту каралган. Билгеләнмәгән урыннарда тәмәке тарту, төпчекләрен сүндермичә ташлау тыела. Балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларга учак яндырырга юл куймагыз. Әгәр сез яна башлаган коры үлән, чүп өеменә юлыксагыз, тиз арада аны сүндерегез, үз көчегез белән булдыра алмасагыз, тиз арада янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз. Йорт яны учас­токларындагы чүп яндыру юлы белән түгел, ә билгеләнгән чүплекләргә түгү юлы белән юк ителергә тиеш.
Урман янәшәсендә урнашкан авылларга аерым зур игътибар бирергә кирәк. Авыл җирлекләре башлыкларыннан, балалар ялларын оештыручылардан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә аеруча зур игътибар сорала.
Таһир САБИРҖАНОВ
 
 
 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ