Логотип Магариф уку
Цитата:

Уяу булыгыз: менингит!

Бер ай чамасы элек социаль челтәрләрдә яшен тизлеге белән бер ана зары тарала. Интернет кулланучылар Россия җәмгыятен дулкынландырган әлеге пост авторын «поезддагы ана» дип атарга да өлгерде инде. Аны...

Бер ай чамасы элек социаль челтәрләрдә яшен тизлеге белән бер ана зары тарала. Интернет кулланучылар Россия җәмгыятен дулкынландырган әлеге пост авторын «поезддагы ана» дип атарга да өлгерде инде. Аның исеме – Яна Савченко. Әлеге 35 яшьлек хатын-кыз «Фейсбук» һәм «ВКонтакте» киңлекләрендә ата-ананы абыйларына карата игътибарлырак булырга өйрәтә, үлемгә китерә торган авыру билгеләрен кабат-кабат барлый, бөтен ил халкын, балаларда кечкенә генә тайпылышлар күзәтелсә дә, шундук чаң сугарга ялвара. Яна боларның барысын да хәзер белә инде – үз башыннан узган хәсрәт.
Ананың аяныч тарихы бер дә көтмәгәндә – Яңа ел бәйрәмнәрендә Санкт-Петербург – Мәскәү маршруты белән бара торган поездда башлана. Олы юлдан соң Савченколар гаиләсе фатирларына кайтмый, ә йогышлы авырулар хастаханәсенә юнәлә. Әмма принцесса булырга хыялланган һәм гимнастика белән шөгыльләнүче алтын чәчле
5 яшьлек Эвелинага ярдәм итәргә өлгермиләр, ул биредә менингит авыруыннан җан бирә.
Санкт-Петербург – Мәскәү арасында көчәйгән авыру
«Поезд белән юлга кузгалдык, иртәнге сәгать 9.30да кызымның тән температурасы 39,5 градуска кадәр күтәрелгән иде. Дару эчкәч, балам йокыга китте. Өч сәгать үтүгә Ева (Савченко гаиләсендә биш яшьлек кыз-
чыкка яратып шулай дип эндәшәләр) уянып, су эчәсе килүен әйтте. Шулчак иреннәренең кипкәнең искәрдем, нарасыемның күзендәге кан тамырлары да шартлаган иде булса кирәк», – дип искә төшерә хатын-кыз. Әлеге сүзләрдән соң Яна Интернет кулланучыларга: «Игътибарлы булыгыз, кызым бик сусаган иде», – дип авыруның икенче билгесе турында кисәтә.
Баланың тән температурасы 40 ка кадәр күтәрелгәч, поезд башлыгы ашыгыч ярдәм чакырды. Тверь шәһәрендәге тимер юл станциясендә Савченколар вагонына табиблар керә. Ак халатлылар кызны карый, югары тән температурасыннан тыш, аның тамагы кызыл булуын, авыр сулыш алуын искәртәләр. «Поезддан калыргамы безгә?» дигән сорауга табиблар: «Үзегез хәл итегез. Озын юлдан тыярлык үлем куркынычы юк», – дип җавап бирәләр.
Юлда узган берничә сәгать эчендә хәлсезләнгән кызчык саташа башлый, аякларын тез турында бөкләп, кырын ята. Тәҗрибәле ана хәзер болай ятуның тагын бер шомлы билге булуын яңшы аңлый.
Әнисе нарасыеның нәни аякларын уганда, кыз: «Әни! Аягымны сындырдың!» – дип вагонны яңгыратып кычкыра. Шул аянычлы кичне 5 яшьлек нәнинең бөтен тәне авырткан икән. Өстәвенә, Ева вак-вак тимгелләр белән дә каплана. Болар инде – коточкыч авыруның чираттагы билгеләре. Ленинград вокзалына җиткәч, биредәге медицина хезмәткәрләре тимгелне аллергия билгесе дип фаразлый. Ми кабагының ялкынсынуы диагнозын Евага Мәскәүнең 2 нче йогышлы авырулар балалар хастаханәсендә генә куялар. Кызганычка каршы, дөрес диагноз бала вафат булганнан соң гына ачыклана.
Ми тышчасы ялкынсыну авыруын йоктыручы балалар саны арта
Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) мәгълүматларына караганда, ел саен ми кабагы ялкынсынуы белән меңнән артык кеше авырый. Гадәттә, авыруларның дүрттән өче – балалар. Соңгы ярты елда менингит диагнозы биш йөзгә якын сабыйга куелган. Табиблар авыруны вакытында күреп алып, кичекмәстән дәвалау чарасын күрү зарур дип саный, чөнки ми кабагының ялкынсынуы, алда әйтелгәнчә, үлемгә китерергә мөмкин.
Ми кабагының ялкынсынуы – менингоккок бактериясе аркасында килеп чыга торган бик көчле йогышлы авыру. Зарарлы бактерия бары тик һава-тамчы юлы ашы гына күчә. Шунысы мөһим: йоктыручы кеше үзе бөтенләй авырмаска яки авыруның җиңел формасын кичерергә мөмкин. Әлеге форманы назофарингит дип тә атыйлар. Гадәттә, авыру баланың тамак төбе һәм борын эченең лайлалы тышчасы
ялкынсына, тән температурасы күтәрелә, тамак төбе кымырҗый, хәле китә, баш авырта. Кагыйдә буларак,  андый авыру бер атна яисә ун көн эчендә терелә. Әмма башка очраклар да аз түгел. Табиблар шуны искәртә: назофарингит гадәти салкын тиюгә охшаса да, ул балада минингоккок инфекциясе барлыгын белгертергә мөмкин.
7 гыйнвар көнне Санкт-Петербург – Мәскәү маршруты белән баручы поездда әлеге билгеләргә вакытында игътибар итүче булмый, күрәсең. Табиблар балаларда югарыда күрсәтелгән билгеләр күзәтелгән очракта кичекмәстән йогышлы авырулар хастаханәсенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәргә тиеш иде, чөнки авыруны дәвалау чараларын тиз арада күргән очракта гына җиңеп була.
Татарстанда ата-аналар балаларына вакцина ясатмау ягында
Авыруны булдырмау өчен беренче чара – менингитка каршы вакцина. Әмма ул Россиядә яшәүче балаларга мәжбүри ясатыла торган вакциналар исемлегенә кертелмәгән. Бу – аны һәр гаилә, теләк белдереп, үз хисабына сатып алырга мөмкин дигән сүз. Дөрес, сабыйга вакцина ясату, аның киләчәктә менингоккок инфекциясе йоктырмаячагына йөз процент ышаныч түгел. Шулай да әлеге саклану ысулы менингоккок бактериясе организмга кергән очракта да авыруның кискен формасын булдырмаска ярдәм итәчәк. Әйтергә кирәк, заманча медицина фикеренчә, берничә елдан әлеге вакцинаның да мәҗбүри исемлеккә кертелүе ихтимал. Тик Татарстанда аңа ихтыяҗ туармы?
Соңгы мәгълүматларга караганда, кеше саны буенча республикада икенче баскычта торган Яр Чаллы шәһәрендә узган елны ике мең ата-ана балаларына мәҗбүри прививка ясатудан баш тарткан. Мондый саннарны эшлекле киңәшмәдә шәһәрнең төп санитар табибы Илгиз Бариев җиткерде. Аның әйтүенчә, табибларның чаллылылар белән даими аңлату эшләре алып баруларына карамастан, күп очракта гаилә вакцина кулланмау яклы. Шунысы гаҗәп, йогышлы авыруларны кисәтүгә кискен тискәре караш белдерүче гаиләләр саны елдан-ел арта бара. 2016 елда мондый гаиләләр саны 2017 елдагысыннан 850гә кимрәк булган.
Поездда кызын югалткан Яна Савченконың социаль челтәрләрдә урнаштырылган зарлы постын бүгенге көндә 30 меңнән артык кеше укыган. Алар зур кайгы кичергән ананың киңәшләренә колак салса иде!
Айгөл Юнысова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ