Логотип Магариф уку
Цитата:

Вакцина ясатмаган студентларны дистанцион уку көтә?

Югары уку йортларына коронавирустан вакцина ясатмаган студентларны, төбәктәге эпидемиологик вәзгыятькә карап, дистанцион укытуга күчерергә кирәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән Министрлыгы рекомендацияләрен...

Югары уку йортларына коронавирустан вакцина ясатмаган студентларны, төбәктәге эпидемиологик вәзгыятькә карап, дистанцион укытуга күчерергә кирәк. Бу хакта Мәгариф һәм фән Министрлыгы рекомендацияләрендә әйтелә.
Документта, тиешле белешмәләре булганда, вакцина ясатмаучылар да студентлар санына керә, дип аныклана. Шул ук вакытта, алар университетка килә алачак, ведомствода мондый студентлар өчен укытуны махсус режимда оештырырга кирәк дип саныйлар.
Прививка ясаткан студентлар өчен укытуны гадәти форматта оештыру отышлы. Моннан тыш, югары уку йортларына прививка ясаткан һәм прививка ясатмаган студентлар өчен имтиханнарны аерым үткәрергә, шулай ук чит ил студентларын үз хисапларына вакциналаштырырга тәкъдим иттеләр.
Чыганак: tatnews.tatar.ru

Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ