Логотип Магариф уку
Цитата:

Вакцинациядән соң баласыз калу куркынычы бармы?

Коронавируска каршы ясала торган прививка турында ялгыш фикерләр:1. Вакцинада вирус бар. Кеше организмына кертелә торган вакциналарда коронавирусның үзе юк. Аның бер гены гына бар, ул авыру китереп чы...

Коронавируска каршы ясала торган прививка турында ялгыш фикерләр:
1. Вакцинада вирус бар. Кеше организмына кертелә торган вакциналарда коронавирусның үзе юк. Аның бер гены гына бар, ул авыру китереп чыгармый. Вакцинация узган кешедән авыруны йоктыру мөмкин түгел.
2. Антитәнчекләр прививкадан соң тиз арада юкка чыга. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, коронавируска каршы антитәнчекләр ким дигәндә 3-4 айга формалаша. Әлегә антитәнчекләрнең күпме саклануын төгәл әйтү мөмкин түгел, чөнки прививка ясаткан кешеләрне күзәтеп кенә анык нәтиҗә ясарга мөмкин. Вакцинация кампаниясе башланганга бер елдан азрак вакыт узды.
3. Аллергия булган очракта прививка ясатырга ярамый. Препаратның тискәре нәтиҗәләренә килгәндә, алар түбәндәгеләр: вакцина компонентларына карата бик сизгер булу, вакциналарны тәшкил итүче компонентларга карата аллергия, хроник авыруларның көчәюе яки нинди дә булса авырудан интегү. Йөкле һәм имезүче хатын-кызларга, шулай ук балигъ булмаган балаларга да прививка ясатырга ярамый.
4. Өлкәннәргә һәм хроник авыруы булган кешеләргә вакцинация узарга ярамый. Нәкъ менә шушы категориягә караган гражданнар прививка ясатырга тиеш тә инде, әмма аны ремиссия вакытында (авыруның җиңел чоры) эшләргә кирәк. Шулай ук әлеге процедура алдыннан табибка мөрәҗәгать итү зарур, ул сезгә вакцинадан соңгы реакцияләрне профилактикалау схемасын сайларга ярдәм итәчәк.
5. Прививкадан соң температура күтәрелү – начар билге. Чынлыкта температура – вирус компонентларына организмның табигый йогынтысы ул. Үзеңне начар хис итсәң, температураны төшерә торган дарулар эчәргә мөмкин.
6. Вакцинадан соң битлексез йөрергә мөмкин. Вакцинациянең ике этабыннан соң кешегә җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрүне дәвам итәргә кирәк, чөнки прививка вирустан тулысынча сакламый. Әгәр вакцинация узган кеше чирләп китсә, ул авыру йоктыра ала.
7. Вакцина тиешенчә тикшерелмәгән һәм бик тиз әзерләнгән. Препарат башта лаборатория шартларында җәнлекләрдә, аннары теләге булган кешеләрдә уңышлы сынау узган, бу исә аның куркынычсыз булуын исбатлый.
8. Прививка ясатканчы, авырып алуың хәерлерәк. Авыруның ничек узачагы билгеле түгел. Коронавирус – куркыныч чир. Кемдер аны симптомнарсыз гына кичерә, ә кемнедер әлеге авыру кабергә кертә. Прививка ясатканнан соң вируслы кеше белән аралашсагыз әлеге авыруны йоктырмаячаксыз, йә чир симптомнарсыз гына һәм җиңел формада узачак.
9. Вакцинация кешенең репродуктив функциясенә йогынты ясый. «Спутник-V» вакцинасы – аденовируслы вектор, аның куркынычсыз булуын раслый торган зур база бар. Алар кешенең репродуктив системасына куркыныч түгел. Бу – прививканы сынауда катнашкан меңләгән кешедә расланган. 
Чыганак: Интертат.ру

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ