Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа бәйге: «Әниемне ясыйм»

Игътибар! Озакламый Халыкара хатын-кызлар көне якынлашуын истә тотып, «Гаилә һәм мәктәп» журналы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары арасында яңа бәйге игълан итә. Әниләр бәйрәменә күңелле...

Игътибар! Озакламый Халыкара хатын-кызлар көне якынлашуын истә тотып, «Гаилә һәм мәктәп» журналы мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары арасында яңа бәйге игълан итә. Әниләр бәйрәменә күңелле мизгелләр бүләк итәр өчен дә, бүләк отар өчен дә бер дигән мөмкинлек.
Бәйгедә катнашу шартлары бик гади:
Әниеңнең фотосурәтенә карап, аның рәсемен ясарга һәм шул рәсем белән фотоны «Әниемне ясыйм» тамгасы белән, агымдагы елның 10 февраленнән дә соңга калмыйча, бәйгегә җибәрергә кирәк. Рәсемнәр төрлечә кабул ителә: 420066 Казан, Декабристов урамы, 2 йорт, 47 а/т адресы буенча хат итеп салырга, редакциягә китереп бирергә яисә gaila-mektep@mail.ru электрон адресына скан-вариантын юлларга кирәк.
Конкурска килгән эшләр magarif-uku.ru сайтында тавыш бирү тәртибе белән ачыкланачак.
Бәйгедә катнашучы һәр балага «Катнашучы сертификаты», ә җиңүчеләргә исә диплом белән бергә театрга билетлар тапшырылачак. Нәтиҗәләр һәм җиңүче рәсемнәр «Гаилә һәм мәктәп» журналының март санында басылып чыгачак.
Эшләр бары тик Нигезләмә кушымтасындагы гариза һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналының басма вариантына яисә электрон версиясенә 2020 елның беренче яртыеллыгына тулысынча язылу турындагы квитанция күчермәсе белән бергә генә кабул ителә.
НИГЕЗЛӘМӘ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Әниемне ясыйм" бәйгесе өчен ничек тавыш бирергә? Автор: Алсу Фаттахова

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ