Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа бәйге: «Мин булачак эшмәкәр»

Актанышта мәктәп укучылары өчен «Мин булачак эшмәкәр» дигән бик тә үзенчәлекле бәйге игълан ителгән иде. Әлеге проект балаларда зур кызыксыну уяткан. Укучылар үзләрен умартачылык, куян үрчетү, сыр яса...

Актанышта мәктәп укучылары өчен «Мин булачак эшмәкәр» дигән бик тә үзенчәлекле бәйге игълан ителгән иде. Әлеге проект балаларда зур кызыксыну уяткан.
Укучылар үзләрен умартачылык, куян үрчетү, сыр ясау, җиләк үстерү, ювелир әйберләре ясау, яшелчә, җиләк-җимеш үсентеләре белән сату итү һәм башка бик күптөрле эшчәнлектә сынап караган. Алар арасында уңышлы дип табылган эшләр шактый.
Конкурста катнашучы яшь бизнесменнар балалар иҗат үзәгендә район икътисадының әйдәп баручы җитәкчеләре каршында сынау үттеләр. Жюри рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева сүзләренчә, бәйге ноябрь аенда ук игълан ителгән булган.VI – XI сыйныф укучылары бу проектта катнаша ала. Бәйгенең приз фонды бик саллы: Гран-при алучыга – 100 мең, беренче урынга – 75 мең, икенче урын алучыга – 50 мең, өченче урынга – 40 мең сум.
Бәхетле җиңүчеләрне бүләкләү  9 март көнне тантаналы төстә үтәчәк.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ