Яңа бердәм дәреслекләргә күчү 2019 елда төгәлләнәчәк
Россия тарихы буенча яңа бердәм дәреслекләргә күчү агымдагы елда төгәлләнәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хәбәр итә.“Россия тарихы буенча...
Россия тарихы буенча яңа бердәм дәреслекләргә күчү агымдагы елда төгәлләнәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хәбәр итә.
“Россия тарихы буенча кабаттан эшләнгән, дәреслекләрнең федераль исемлегенә кертелгән китапларга этаплап күчү 2019 елда тәмамланачак. Яңартылган китаплар белән биш ел укыган укучылар 2019 елда йомгаклау аттестациясен ОГЭ формасында бирәчәк”, - диде Россия Мәгариф министры Ольга Васильева.
Шулай ук 2018-2019 елларда күчеш чоры мөмкинлеге, 9 сыйныфта контроль тикшерү материалларын ике версиядә куллану карары да кабул ителгән. Бер версия яңа дәреслекләр буенча укыган һәм 9нчы сыйныф ахырында Россия империясенең XIX гасыр тарихын өйрәнүне төгәлләгән укучылар өчен. Икенче вариант мәктәптә тарих фәнен өйрәнүне тулысынча тәмамлаган укучылар өчен.
Министр сүзләренчә, Россия тарихы буенча эшләнгән китап дәреслекләрнең федераль исемлегенә кергән. Яңа исемлек декабрьдә расланган.
Комментарийлар