Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа ел бәйрәменә ата-аналарның берсе генә керә алачак

Балалар бакчаларында балаларның Яңа ел бәйрәменә ата-аналарның берсе генә һәм QR-кодын күрсәтеп кенә керә алачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды. ТР&nb...

Балалар бакчаларында балаларның Яңа ел бәйрәменә ата-аналарның берсе генә һәм QR-кодын күрсәтеп кенә керә алачак. 
Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта билгеле булды. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, әти яки әни коронавируска каршы вакцинацияләнгән булырга тиеш. «Бу регламент бинада берьюлы булырга рөхсәт ителгән кешеләр санын исәпкә алып, балаларны һәм олыларны саклау өчен кертелде», — диде ул.
Вице-премьер сүзләренчә, оператив штабка балалар бакчаларындагы бәйрәмнәргә әбиләр яки бабайлар барырга теләве турында мөрәҗәгатьләр килсә дә, моңа юл куеп булмый. Коронавирус очраклары кимесә дә, Ләйлә Фазлыева уяу булырга киңәш итте.
Ул яше 60 тан узганнарны массакүләм чаралар уза торган урыннарга йөрүдән тыелып торырга өндәде. Бу  бигрәк тә вакцинация үтмәгәннәргә кагыла.
"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ