Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа Кенәр укучылары физиканы ярата

Бу көннәрдә мәктәпләрдә, чын мәгънәсендә, «урак өсте»: IX һәм XI сыйныфларны тәмамлаучылар төп я бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру белән мәш килә. Инде тугызынчылар – чит һәм рус телләреннән, җәмгыят...

Бу көннәрдә мәктәпләрдә, чын мәгънәсендә, «урак өсте»: IX һәм XI сыйныфларны тәмамлаучылар төп я бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыру белән мәш килә. Инде тугызынчылар – чит һәм рус телләреннән, җәмгыять белеме. Информатика, рус әдәбияты, биологиядән, ә унберенчеләр информатика, география, математика, рус теленнән дәүләт имтиханнарын тапшырырга өлгерде. Нәтиҗәләрен генә көтәсе калды. Өметебез зурдан: укучыларыбызның ТДИ һәм БДИ күрсәткечләре быел да начар булмаска тиеш.

Үзем мин – физика укытучысы, 39 еллык педагогик стажым гына бар. Әлегә быел һәр ике чыгарылыш сыйныф укучыларына да физикадан имтихан тапшырырга чират җитмәде әле. Тугызынчылар физикадан имтиханны 14 июньдә тапшырса, унберенчеләр исә график буенча иң ахырдан – 19 июньдә генә физикадан БДИ сынавы узачак.
Быел безнең Яңа Кенәр урта мәктәбендә IX сыйныфны – 21, ә XI сыйныфны 16 укучы тәмамлый.Унберенчеләрнең алтысы физикадан имтихан тапшыра. Атнага өч сәгать физика укыдылар. Тагын бер сәгать түгрәк занятиесе бар иде. Репетиторларга йѳрмәделәр: укытучы биргән белем һәм ѳстәмә эшләр җитә, дип санадылар. Шулай ук «Решу ЕГЭ» сайтыннан мѳстәкыйль рәвештә күп күнегүләр һәм мәсьәләләр чиштеләр. Аңлап җиткермәгән мәсьәләләрне без түгәрәкләрдә анализлый идек.
Алар керергә уйлаган уку йортлары: КГАСУ, КГЭУ, КАТК, КАИ.
Чыгарылыш укучылары бу уку йортларын үзләре теләп, киләчәк профессияләрен яратканга сайлаганнар.
XI сыйныфны тәмамлаучыларның барысы да физиканы бик яратты, тик алар керергә уйлаган уку йортларында (мәсәлән, КДМУ, медколледж ) химия һәм биологиядән керү имтиханнары кирәк булганга, физиканы тапшырмыйлар.


Таһир СӘМИГУЛЛИН, Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең физика укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ