Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа татар мультфильмнары булачак 

Тиздән Татарстанның мәктәп укучылары арасында татарча мультфильмнар, нәфис һәм документаль фильмнар төшерү буенча бәйге игълан итәчәкләр. Бу хакта ТР парламентарие Рамил Төхвәтуллин белдерде.Депутат ә...

Тиздән Татарстанның мәктәп укучылары арасында татарча мультфильмнар, нәфис һәм документаль фильмнар төшерү буенча бәйге игълан итәчәкләр. Бу хакта ТР парламентарие Рамил Төхвәтуллин белдерде.
Депутат әйтүенчә, якын арада аның инициативасы белән мәктәп балалары арасында татар мультфильмнары, компьютер уеннары, кыска метражлы татарча нәфис яки документаль кинофильмнар буенча конкурс-фестиваль игълан ителәчәк. Ул бөтен республика күләмендә булачак. Балалар үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәк.
Бүген бәйгенең нигезләмәсе эшләнә, ул ел саен үткәреләчәк. Бәйгедә җиңү яулаячак конкурсантларның хезмәтләре балалар бакчаларында һәм «Шаян ТВ» каналы аша бөтен республикага күрсәтеләчәк.
«Киләчәккә максатларыбыз – шушы юнәлештә милли кадрлар булдыру. Балалар күңеле генә балаларга нәрсә кирәклеген аңлый ала, шуңа күрә балаларга басым ясадык», – диде депутат.
Илһам ФӘТТАХОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ