Логотип Магариф уку
Цитата:

Япон егете Лондонда татар теле дәресләре бирә

Лондонда татар теле дәресләре оештырыла. Бу хакта Бөекбритания башкаласында яшәүче татарлар һәм башкортларның «Заман» оешмасы  хәбәр итә, дип яза Бөтендөнья татар яшьләре конгрессы матбугат хезмәте. Д...

Лондонда татар теле дәресләре оештырыла. Бу хакта Бөекбритания башкаласында яшәүче татарлар һәм башкортларның «Заман» оешмасы  хәбәр итә, дип яза Бөтендөнья татар яшьләре конгрессы матбугат хезмәте. 


Дәресләр 14 сентябрьдан башлана. Аларга теләгән һәр кеше йөри алачак.  Курсларны япон егете Чихиро Тагучи алып барачак.


Чихиро Тагучига 21 яшь, Токио университетында белем ала. Татар телен моннан 3 ел элек өйрәнә башлаган.  Сүз уңаеннан, Чихиро быел Халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында да катнашкан иде. Олимпиадада аңа тиңнәр булмады.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ