Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшүсмерләр арасында "тазару" диагнозы

Сәламәтлек саклау министрлыгы статистикасы буенча, соңгы 20 елда Россиядә «тазару» диагнозы куелган яшүсмерләр саны алты тапкыр арткан, дип язалар РИА Новости.2021-елда мондый диагноз һәр сигезенче ма...

Сәламәтлек саклау министрлыгы статистикасы буенча, соңгы 20 елда Россиядә «тазару» диагнозы куелган яшүсмерләр саны алты тапкыр арткан, дип язалар РИА Новости.
2021-елда мондый диагноз һәр сигезенче малай һәм һәр егерменче мәктәп яшендәге кызда булган. Авыл җирендә яшәүче яшүсмерләр арасында мегаполислар белән чагыштырганда "тазару" диагнозы булган  балалар күбрәк. Мөгаен, мондый диагноз дөрес булмаган туклану культурасы аркасында барлыкка килә.
Әбиләрнең гадәттә оныкларын нәрсә белән тукландыруларын искә төшерик. Күпләр балалар арасында тазаруны кибеттәге файдалы ризыкларның югары бәядә булулары белән дә бәйли.  Мәсәлән, кибеткә кергәч, без  кәрзинне җыя башлыйбыз, анда яшелчә һәм җиләк-җимешләрне кертәбез, алар белән кәрзиннең бәясе ким дигәндә берничә тапкыр арта. Күпләр үзләренә көн саен дөрес тукланырга  мөмкин итә алмый. Шуңа күрә югары калорияле, аз матдәле тирән эшкәртү продуктларын куллану үсеп килә һәм бу тән массасының артуына китерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ