Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яшь профессионаллар» чемпионатының финалы

6 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia 2020) VIII Милли чемпионатының финалы узачак. Чара беренче тапкыр дистант элементларын кулланып оештырыла.Быелгы финалны соң...

6 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia 2020) VIII Милли чемпионатының финалы узачак. Чара беренче тапкыр дистант элементларын кулланып оештырыла.
Быелгы финалны соңгы 8 ел эчендә Россиядә уздырылганнары арасында гына түгел, ә дөнья күләмендә иң масштаблысы булыр дип бәялиләр. Милли чемпионат кысаларында барлыгы 210 компетенция каралган. Бөтен Россия буенча 2800дән артык катнашучы булыр дип көтелә.
Татарстан Республикасы җыелма командасы чемпионатта 158 компетенция буенча чыгыш ясаячак, финалда 206 катнашучы көч сынашачак. Республикада ярышлар уздыру өчен 45 мәйдан әзерләнгән, алар көллиятләрдә, шулай ук махсуслашкан һәм халыкара компетенция үзәкләрендә урнашкан. Үзәкләрнең 24е Казанда, 21се Яр Чаллыда, Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Әлмәттә, Бөгелмәдә, Алабугада, Лениногорскта, Тәтештә, Олы Әтнәдә һәм Иннополиста эшләячәк.
Казан Экспода Идарә үзәге оештырылачак, анда 32 компетенция буенча экспертлар эшләр дип көтелә.
Теләгән һәркем финал ярышларын дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан онлайн трансляция аша күзәтә алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ