Яшь шагыйрьләр оран сала…

Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай эзләрен, мирасын  кадерләп саклаучы Яңа Кырлай урта мәктәбендә уздыру инде күркәм традициягә әйләнеп өлгергән республикакүләм Тукай укуларында, укучыларның һәм укытучыларның фәнни-эзләнү эшләре белән танышудан, аларны бәяләүдән тыш, яшь каләм тибрәтүчеләрнең иҗат җимешләрен барлауга, аларны тыңлаучыга җиткерүгә дә аерым игътибар бирелә.

Ел да аерым бер секция эше башлап иҗат итүчеләрнең  аерым бер темага язган шигырь-хикәяләрен тикшерүгә багышлана. Максаты да изге – иҗат өлкәсендә Тукаебызның бүгенге дәвамчылары бармы, телебезгә кысрыклау зәхмәте кагылган чакта меңьеллык тарихлы татар әдәбияты тамырларына зыян китермичә саклап калып булырмы? Шул нисбәттән, Тукай укуларының 2017 елда үзем катнашканында «Табигать – тиңсез хәзинә» секциясендә иҗат чире йоккан укучылар табигатьне саклау проблемаларын яктырткан нәсер-парчалары белән катнашканнар иде. Быелгысында исә булачак шагыйрь-шагыйрәләргә иҗат мәйданы бирелде. «Тыныч булсын дөньялар» темасына язган шигырьләрен тәкъдим итәргә тиеш иде алар. Әлеге бәйге VIII – IX, X – XI сыйныф укучылары арасында аерым үткәрелде. Анда өч дистәгә якын яшь иҗатчы шигъри тәлгәшләрен жюри хозурына тәкъдим итте. Шигырь язу өлкәсендә артык маһирлыгым булмаса да, шәхсән үземне шушы номинациядә көч сынашкан укучыларның шигъри иҗат үрнәкләрен бәяләүче жюри составына билгеләгән булганнар. Ни хәл итәсең, итекченең читекчегә әверелеп, автомеханик яисә физкультурник белгечлекләренә ия затларның мәгариф һәм фән министры постына да билгеләнеп куела алган заманда мондый гына мөгез чыгаруларына артык гаҗәпләнергә дә кирәкмидер, күрәсең. Жюридагы аркадашларым – Арчадагы 7 нче урта  һәм Иске Ашыт төп мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәдиф Миңлехан улы Исмәгыйлев һәм Гөлфирә Равил кызы Галиевалар тырышлыгы белән укучыларыбыз иҗатын бәяләүне тел-теш тидермәслек итеп ерып чыктык анысы.

Тәкъдим ителгән тема бүген бигрәк тә актуаль. Укучыларның шигъри телдә үз фикер-мөнәсәбәтен җиткерергә омтылуы, шактый гына кызыклы рифма-сынландырулар табулары да куандырды үземне. Тукай дәвамчыларының кайбер шигъри тәлгәшләре белән сез дә танышыгыз әле:

«Уенчык мылтык ясаган

Малайлар солдат бүген.

Чын сугышның сөремнәре

Каплады илем күген…

Без сугышлар теләмибез,

Үзгәртегез дөньяны.

Кояш рәсеме ясадык

Тоташтырып кулларны», –

ди әнә үз шигырендә Теләче районының Олы Мәтәскә урта мәктәбеннән Исламия Минһаҗева.

«21 нче сентябрь

Шомлы хәбәр китерде…

Килгән чакырулардан

Күз яшьләре түгелде.

Япь-яшь егетләребез

Сугыш кырына китте.

Минем абыем да бит

Шулар арасында инде…

Кайчан бетәр бу сугыш?

Күз яшьләре кибәрме?

«Инде тыныч яшәгез», –

Хәбәрләре килерме?» –

дип шигыре аша бик күпләрнең уртак теләк-фикерен җиткерә Әтнә районының Яңа Шашы төп мәктәбеннән Зәринә Шәйхиева.

«Кеше» дигән бөек исемгә без

Лаек булып яшик тормышта.

Калсын бары кайтавазлар булып,

Сугыш ачылары тарихта!

Без тынычлык яклы. Тыныч тормыш

Бозылуга кирәк бер минут.

Әле дә бит илем тыныч түгел,

Уйланырга түгелме вакыт?! »–

дип искәртә Арча районының Ашытбаш урта мәктәбеннән Фәнгиз Фәттеров.

Таһир САБИРҖАНОВ

Энҗе МОСТАФИНА фотолары

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *