Логотип Магариф уку
Цитата:

Яшьләр эш урыннары эзли,  табучылары  бармы?

  Әгәр дә студент бүгеннән эш урыннары  эзли икән,  моңа    гадәти  хәл буларак карарга кирәк. Илдә барган сәяси-икътисади үзгәрешләр эш базарында киеренкелек китере...

  Әгәр дә студент бүгеннән эш урыннары  эзли икән,  моңа    гадәти  хәл буларак карарга кирәк. Илдә барган сәяси-икътисади үзгәрешләр эш базарында киеренкелек китереп чыгарды,  яшь белгечләр зур сынаулар алдында калды. Эшсезлек иң зур проблемаларның берсенә әйләнеп бара. Замана яшьләре шуны хәл итү юлларын алдан эзләргә мәҗбүр.
Татарстан студентлары хезмәт отрядларына кергән ике меңнән артык  егет һәм кызның шушы көннәрдә «Яшьләргә – эш»  сәфәре кысаларында республикабызның унлап шәһәрендә  булып, эшкә урнашу  мөмкинлекләре белән танышып кайтулары шуңа бер адым булып тора. Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Чистай, Яшел Үзән  шәһәрләреннән чыккан яшьләргә йөзләрчә эш бирүче белән очрашырга, теге яки бу белгечлекләр буенча  мәгълүмат алырга насыйп булды. Алар һәр төбәктә студент отрядларының «ТрудКрут» хәрәкәтен тәкъдим итү чараларында, «Эшлибез» интеллектуал уеннарында  һәм дә эш бирүчеләр белән очрашып сөйләшү-фикер алышу мәйданчыкларында шәхси катнаштылар.  
 «Эш» сәфәре тәмамланганда, 400 эш эзләүче һәм 25 эш урыннары тәкъдим итүче «Работа молодым» порталында теркәлү узды. Киләчәктә  аларның күпмесе эш урыннары табар,   әлегә анысын әйтүе кыен.
                                                                              Альберт ЗAҺИРОВ

             
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ