Эдуард хаҗи Ганиевны искә алдылар

Кичә Ульян өлкәсенең Иске Култкы районында Эдуард Әнвәр улы Ганиевның тууына 70 тулуга багышланган “Эдуард хаҗи үрнәгендә татар хәйриячелеге” дигән II Ганиев укулары уздырылды.

Халкыбызның дини мәгарифен, милли мәдәниятебезне кайгыртуны максат итеп куйган бу чара заманында “Хансөяров укулары” дип башланган иде, соңрак аны “Иске Кулаткы укулары” дип үзгәрттеләр. Өч ел элек, Эдуард хаҗи гүр иясе булгач, аның исемен “Ганиев укулары” дип исемләргә булдылар. Бер ел шундый исем белән уздырылды да ул. Дөрес, былтыр, пандемия сәбәпле, укулар оештырылмый калды. Инде менә, ниһаять, быел,    таҗлы вирус зәхмәте чигенә башлагач, Иске Кулаткыда җыелып, Эдуард хаҗины искә алдык.

Без, татарстанлылар – дин әһелләре, журналистлар, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җитәкчелегендә юлга чыктык. Юлда барганда, 2020  елның 8 февралендә Саратовта уздырылган, шулай ук татар хәйриячелегенә багышланган конференция искә төште. Эдуарда Ганиевның вафатына бер ел тулуга багышланган иде ул (ни өчен Саратовта дисезме: Эдуард хаҗи туган ягында Иске Кулаткы районы башлыгы вазифасын башкару өстенә, Саратовтагы “Гэксар” заводы директоры да иде; менә шулай берьюлы ике бик җаваплы вазифа башкарды ул, шуңа йөрәге түзмәгәндер дә инде). Саратовка җиткәч, безгә Казаннан шомлы хәбәр килеп иреште. Илле дә яше дә тулмаган бик хәлле, кем әйтмешли, берүзе Татар милли университеты төзетеп эшләтеп җибәрерлек милләттәшебез уйламаганда, көтмәгәндә гүр иясе булды. Ни кызганыч, университет түгел, бер татар гимназиясе дә салдырып калдыра алмады ул. Югыйсә мөмкинлеге зур, малы күп иде аның. 

II Ганиев укулары башлангач, Э. Ганиевның дусты, Казаныбыздагы Ислам дине кабул итүнең мең еллыгы исемендәге мәдрәсә ректоры, “Ал” мәчет имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Җиһаншин, шушындый гыйбрәтле очракларны искәртеп, беренче сайлап куелган мөфтиебез Галимҗан Барудиның 1905  елны сөйләгән бер вәгазен искә төшерде. “И, байлар, дәүләтегезгә алданмагыз! Малның хәвефе авыр. Малыгызга иң хәерле мөсраф – гыйлем һәм мәдрәсә дип белегез. Шул вакытта малыгыз һәм дөньягыз ахирәтегез өчен дә хәерле булыр”, – дип нәсыйхәт биргән шул чакта Галимҗан хәзрәт.

  • «Без монда шактый еш килә идек. Әле юлда килгәндә Җәлил хәзрәт Фазлыев белән искә төшереп килдек. Бер елны Иске Кулаткыга алты тапкыр киленгән. Килүебезгә сәбәпче шушы җирне агартырга тырышкан, динебезне, телебезне саклауга зур өлеш керткән Эдуард хаҗи булды», – дип бик матур итеп искә алды ул аны.

Данис Шакиров та Э. Ганиевның бик күп игелекле  эшләрен барлады. “Без бирегә Эдуард хаҗиның гамәлләре дәвамлы булсын дип җыелдык. Мәшһүр хәйриячене гыйнвар аенда, туган көнендә  Казанда “түгәрәк өстәл” янында сөйләшү уздырып  искә алдык, Саратовта аның якты рухына багышлап уздырылган кичәдә дә катнаштык. Инде менә туган ягында мәктәп балаларын да җәлеп итеп искә алабыз. Э. Ганиев Иске Кулаткы янында “Татар утары” корып, Сабантуйлар оештыру өчен бер дигән мәйданчык ясатып калдырды. Монда беренче “Түгәрәк уен” фестивале оештырылды. Аның “Түгәрәк уен” журналын нәшер итүгә  акчасын кызганмавы, башка татар газета-журналларын да матди хуплап торуы беркемгә дә сер түгелдер,” – дип башкарма комитет җитәкчесе мәрхүмнең хатыны Суфия ханымның җилкәсенә Оренбургта бәйләнгән ак мамык шәл салды.

Ульян өлкәсе губернаторы вәкиле Сергей Паховский, өлкәнең татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рәмис Сафин, Татарстан Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Казандагы “Апанай” мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров, Ульян өлкәсе Көньяк төбәге ахуны Усман хәзрәт Рәфыйков, Иске Кулаткы районы башлыгы Лилия Багданова, Ульян шәһәренең “Биләр” мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Тилявлин һәм башка чыгыш ясаучылар да Эдуард хаҗи турындагы җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Сүз ахырында шуны да хәбәр итик: Данис әфәнденең әйтүенчә, быел, Алла боерса, болгар бабаларыбызның ислам дине кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган бәйрәм тантанасы календарьда билгеләнгән көнендә – 21 майда үткәреләчәк. Шулай итеп, быел  Бөтендөнья Татар конгрессы оештыра торган татар дин әһелләре җыены, 19-20 май көннәрендә уздырылып, 21 май көнне Изге Болгар җыены – ислам дине кабул итү мәрасиме белән тәмамланачак.

Рәшит Минһаҗ

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.