Логотип Магариф уку
Цитата:

Эльмир Низамовның “Адәмнәр” спектакленә язылган музыкасы цифрлы альбом булып чыккан

«Адәмнәр» – Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге повесте нигезендә куелган спектакль. «Мелодия» фирмасы татар композиторы Эльмир Низамов музыкасының цифрлы альбомын чыгарган.«Эльмир Низамов. Семь прелюд...


«Адәмнәр» – Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге повесте нигезендә куелган спектакль. «Мелодия» фирмасы татар композиторы Эльмир Низамов музыкасының цифрлы альбомын чыгарган.




«Эльмир Низамов. Семь прелюдий для струнного квартета» дип аталган пластинка март азагында дөнья күргән. Альбомга композиторның “Әкият” курчак театрындагы “Адәмнәр” спектакленә язган музыкасы кергән.
«Квартет өчен җиде кереш» – кешенең физик үлеменә кадәр аның кешелеклелеге үлүе трагедиясен ачып бирүче әсәргә параллель музыкаль рәт” дип тасвирлана альбом фирманың релизында.
Музыкаль альбом “Әкият” курчак театрында 2021 елның 21 июнендә яздырылган.
Бүген һәм иртәгә “Адәмнәр” спектакле Мәскәүдә уйнала. Курчак спектакле “Алтын битлек” театр премиясенә дәгъва итә.
“Адәмнәр” – Галимҗан Ибраһимовның шул исемдәге повесте нигезендә куелган спектакль. Ул Идел буендагы ачлык темасын ача. Спектакльнең режиссёры – Илгиз Зәйниев.

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ