Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшләми торган көннәр озайтылырга мөмкин

Әгәр эшләми торган көннәр төгәлләнгәннән соң коронавирус инфекциясе таралу коэффициенты бердән артыграк булса, аларны озайту турында карар кабул ителергә мөмкин. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм...

Әгәр эшләми торган көннәр төгәлләнгәннән соң коронавирус инфекциясе таралу коэффициенты бердән артыграк булса, аларны озайту турында карар кабул ителергә мөмкин. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) эпидемиология Үзәк фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе урынбасары Александр Горелов «Известия» газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Журналистның эшләми торган көннәрне озайту критерийлары турындагы соравына җавап биреп, галим болай дип искәртте: «Бер саны – ул таралу коэффициенты. Әгәр ул бердән артыграк икән, без шактый киеренке чорга аяк басабыз дигән сүз».
Моннан тыш, белгеч тиешле карарлар кабул итүгә йогынты ясый торган тагын ике мөһим факторны (хастаханәдә буш урыннарның булуы һәм үпкәне ясалма җилләтү аппаратлары (ИВЛ) белән җиһазландырылган буш урыннар саны) билгеләп үтте.
«Тиздән без эшләми торган көннәрнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле булуын аңлаячакбыз. Әмма вакцинациягә альтернатива юк. Әгәр күмәк иммунитет бусагасы 80 проценттан узып китми икән, бернинди могҗиза да булмаячак», - дип искәртте эпидемиолог.
РФ Президенты Владимир Путин карары белән коронавирус инфекциясе таралуга бәйле вазгыять начараю аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәрге чор Россия күләмендә эшләми торган көннәр дип игълан ителде. Төбәк җитәкчеләренә, урыннардагы вазгыятьне исәпкә алып, аларны алдарак кертү хокукы да бирелде. Дәүләт башлыгы гражданнарны коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясатырга чакырды, пандемияне җиңү өчен вакцинациянең зарурлыгын искәртте.
Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ