Логотип Магариф уку
Цитата:

Эшле булыйм дисәң...

Күңелеңә хуш килгән эшле булуыңа ни җитә?! Тик кайберәүләрдән күпме эзләп-эзләп тә эшкә урнаша алмаудан зар-интизар булып йөрүен ишетергә туры килә. Ә чынлыкта?! Әйтик, бүгенге көндә Татарстанның хезм...

Күңелеңә хуш килгән эшле булуыңа ни җитә?! Тик кайберәүләрдән күпме эзләп-эзләп тә эшкә урнаша алмаудан зар-интизар булып йөрүен ишетергә туры килә. Ә чынлыкта?! Әйтик, бүгенге көндә Татарстанның хезмәт базарында 6900 эшсез кеше исәптә тора. Шул ук вакытта эш бирүчеләр 39 мең вакансия тәкъдим итә. Димәк, эш табудан тилмергән һәр кешегә биш тәкъдим бар дигән сүз. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистлар катнашында узган матбугат конференциясендә Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яктан яклау министры Эльмира Әмир кызы Зарипова белдерде. Аның әйтүенә караганда, Татарстанда, тулаем Россиядәге сыман, эшсезлек дәрәҗәсе шактый түбән. Бу җәһәттән, сорау белән тәкъдим арасында нык аерма күзәтелә, бигрәк тә һөнәри квалификациягә ия булу-булмауда, аерым территорияләрдә ихтыяҗның тулысынча канәгатьләндерелә алмавында да. Кайбер төбәкләрдә аерым белгечлекләргә сорау бар, әмма бу эшне башкара алырдай тиешле һөнәри квалификациягә ия булган кешесе юк.
Шунлыктан кешеләрне эшле итү максатыннан дәүләт программалары гамәлдә. Бу бигрәк тә кеше бер төбәктән икенче төбәккә күченгән очракта. Шунысын да искәртик: Татарстанда мәшгульлек күрсәткече шактый югары – 62,4 процент тәшкил итә, шул ук вакытта тулаем Россиядә ул 60,1 проценттан артмый.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ