Логотип Магариф уку
Цитата:

Эсселекнең кайчан кимиячәге билгеле

25-26 июньдә Татарстанда эсселек кимер дип фаразлана. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарс...

25-26 июньдә Татарстанда эсселек кимер дип фаразлана. Бу хакта Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров әйтте, дип яза «Татар-информ» агентлыгы. 
“Беренчел фаразлар буенча 25-26 июньдә эсселек кимер дип көтелә, һава температурасы 19-24 градуска кадәр төшәчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак”, - диде ул.
Аның сүзләренчә, 22 июньдә республикада төнлә явым-төшемсез булачак, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак. Яшен булуы ихтимал.
“Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә 13-18 градус җылы, көндез – 26-31 градус җылы булачак, - диде Захаров. – 23 июньдә төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, боз явуы да ихтимал. Җил секундына 17-22 метр тизлектә исәчәк. Төнлә – 16-21 градус, көндез 28-33 градус булачак. Бу эссенең иң югары ноктасы”.
Ул 24 июньдә кайбер җирләрдә кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр явачак диде. Җил тизлеге секундына 17-22 метр булачак. Төнлә 15-20, көндез 14-29 градус җылы булачак.
“Алдагы өч тәүлектә бөтен районнарда да диярлек, урман янгыннарының дүртенче класска кадәр югары куркынычы саклана, - диде докладчы. – Россия Гидрометеорология үзәгенең беренчел фаразлары буенча, июньнең өченче декадасында температура режимы уртача айлык нормадан бер градуска түбән булачак. Ай ахырында циклонның көньяк-көнбатыштан чыгуы аркасында шактый гына явым-төшем булырга мөмкин. Һәм шуннан соң югары янгын куркынычы бетәчәк”.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ