Ык буеның теге ягында да бу ягында да татарлар яши

Балкан тавы. Бу атаманы ишеткәч, күпләр Европа илләрен, әлеге тау сыртлары уза торган Балкан буе дәүләтләрен күз алдына китергәндер, шәт. Югыйсә янәшәдә генә – Башкортстанның Дәүләкән районында да Балкан тавы бар. Тау итәгендә мәшһүр Аслы күл җәйрәп ята. Күптән түгел генә фикердәшләрем, тәгаен алганда, Яуш морзаның дәвамчысы – Рәис Яушев белән шул тирәләрне гизеп кайту насыйп булды. Халкыбыз өчен бик истәлекле урын бу. Дастаннарда искә алынган Сусылу белән Түләк шушы күл буенда, шушы тау итәгендә очрашкан. Шул да истә калган: безне сәфәргә чыккач, шактый вакыт аждаһа рәвешендәге ике болыт озата барды. Без бу манзараны бабаларыбыз елкы көткән, мал үрчеткән җирләргә барырга фатиха бирү дип кабул иттек. Балкан тавы итәгендә басып торганда, билләһи, буыннарда көч-гайрәт артты.

Аеткулова чыгышын турыдан-туры территориаль дәгъва дип әйтеп булмый. Шулай да Эльвира ханымның чыгышы шушындыйрак рухта сугарылды. Ул – рәсми зат, аны Башкортстан парламенты рәисе урынбасары буларак та, Башкорт корылтае җитәкчесе буларак та рәсми зат дип исәпләргә мөмкин.

Тарихи яктан карасак, иректе һәм табыннар, чынлыкта, бер кабилә. Табын кабиләсе заманында шактый зур булган. Аларның Урал буендагы өлеше бүген башкорт составында исәпләнә. Иң кызыгы шунда: бу төркемнәр татар телле. XV гасырның соңгы чирегендә әлеге кабиләнең бер өлеше Шибанилар дәүләтеннән, Себер татарлары арасыннан безнең якларга күчкән. Бер өлеше Себер татарлары арасында «эрегән», бер өлеше хәзер Урал буйларында башкорт булып йөри. Без аларның «кара табын» дигән ыруын да беләбез.

«Дуган» дип аталучылар да табыннарга карый, шуның бер варианты гына. Шул уңайдан, безнең Балтач районында Карадуган дигән авыл бар. Ул – шул ук кара табын дигән сүз. Табыннар әүвәл Тубыл, Иртеш буйларында яши. Ибраһим хан белән Шибани хан арасында гауга килеп чыккач, аларның бер өлеше Төмән ягыннан күчеп китәргә мәҗбүр була. Бу күчеш турында Башкортстанның Балтач районында язып алынган кызыклы шәҗәрәләр бар. Алар Урал буйларыннан төньяк юлы буенча, көймәләргә утырып, хәтта Пермь ягына таба да күчкән. Элекке заманнарда Сильва, Ирен, Чусовой елгалары буйлап уза торган көймә юлы булган. Бу – сәүдә юлы. Шул чакта күченүчеләр хәзерге Барда районы җирләрендә, гәйнәләр арасында да яшәп алган. Аларның бер өлеше, соңрак, яхшырак җир эзләп, көньяккарак төшә, тора-бара «иректе» исемен ала. Иректенең ныгытма, крепостьны саклаучы дигән мәгънәсе бар. Алар Ык елгасының уң ягында да, сул ягында да төпләнеп калган. Боларның теле – саф татар теле. Бу  – үзе үк мондагы халыкның борынгы татарлардан чыкканны күрсәтүче билге. Чөнки тел тиз генә үзгәрә торган нәрсә түгел.

Урал буенда яшәүчеләрнең башкорт булып йөрүе башкорт сословиесенә керүләренә бәйле. Ясак түләүчеләр буларак, руслар аларны «башкорт» дип тамгалый. Бу этник төшенчә түгел, чынлыкта Мажгардия җирендә яшәүчеләрне аңлата. Венгерларның бабалары яшәгән төбәк-провинция  буларак, шунда яшәгән халык әлеге исем-атаманы алырга мәҗбүр булган, күрәсең. Элеккеге Минзәлә өязендә яшәүчеләрне хакимиятләр берничә йөз ел буе «башкорт» дип йөртә. Бәлкем, бу атама кайберәүләрнең аңына да сеңгәндер. Ләкин мәдәният һәм тел ягыннан болар берничек тә башкорт була алмый. Шушы яктан караганда да, әлеге  ханымның сүзләрендә дөреслек юк. Бу – ниндидер бер идеологик концепция генә. Имеш тә ки, Бөек Башкортстанның җирләре бик киң, зур булган; көнбатышта Иделгә үк барып җитә язган. Кайбер идеологлар шундый карашта.  Эльвира ханым Сабантуй көнне шушы ялгыш фикерне халыкка җиткерде. Ә фәнни мәгълүматлар моның бөтенләй киресен сөйли.

Тамиан дигән төркем дә бик кызыклы. Монголлар Алтай ягын яулап алгач, болар да, табыннар сыман, шибанлылар белән килгән. Бу атаманың «төмән», «таман» дигән вариантлары да бар. Минемчә, болар да – Алтай буйларында яшәгән зур кабиләнең бер өлеше генә. Алар Шибан гаскәрендә Идел Болгарстанын яулап алуда катнаша, Кырымны яулап алуга да өлеш кертә (шуның бер эзе Таман ярымутравы атамасында саклана. Мордовия Рес-
публикасындагы Темников шәһәренең атамасы да шуннан алынган. Ул, кайберәүләр уйлап йөргәнчә,  ун меңне аңлатучы «төмән» сүзеннән түгел, ыру-кабилә исеменнән. Көньяктан төньякка күчеп йөргәндә, аларның бер өлеше шунда калган. Шунда бераз яшәгәннән соң, башка җирләргә күченгәннәр. Бу төркем дә  – Алтын Урданың бер кабиләсе, ягъни татарлар. Алар соңрак формалаша башлаган төрле халыклар составына керә. Әлеге мәгълүматларны уртага салып, анализлап карасаң, бу туфраклар – Алтын Урда татарларының күчмә тормыш алып барган дәвердә яшәгән тарихи җирләре. Генетик яктан караганда да, монда бернинди башкорт турында сүз бара алмый. Әлеге төркемнәр тора-бара төрле халыклар арасына кереп киткән. Алар казахлар арасында да бар, бу атама дастаннарда да очрый. Тамианнар аларда «тама» буларак билгеле. Шунысы да кызык: «тама» атамасы татардагы «Чура батыр» дастанында да күренә. Чура батыр үзе «аргын» ыруыннан булган. Бу – затлы ыру. Аның халкы исә «тама» дип аталган. Димәк, аргыннарга әлеге тамиан, төмән, таман, тамалар буйсынган булып чыга. Чура батырның шәҗәрәсе юкка гына шул тамианнар арасыннан язып алынмаган бит. Җыеп әйткәндә, Ык буеның теге ягында да, бу ягында да Алтын Урда татарлары яши. Тарихи мәгълүматлар да, халык авыз иҗаты да, әдәби мирас та, археологик казылмалар да шуны дәлилли.

Дамир ИСХАКОВ,
тарих фәннәре докторы, этнолог

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.