Логотип Магариф уку
Цитата:

Ышаныч телефоны 

Республикадагы балалар өчен ышаныч телефонына ярты елда 18 меңнән артык шалтырату кабул ителгән. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 21,4%ка күбрәк. Белгечләр моны проблемаларның күбәюеннән т...

Республикадагы балалар өчен ышаныч телефонына ярты елда 18 меңнән артык шалтырату кабул ителгән. Әлеге күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 21,4%ка күбрәк. Белгечләр моны проблемаларның күбәюеннән түгел, ә ышаныч телефонының мәгълүмати кампаниясе актив булуыннан күрә. Шалтыратучыларның яртысыннан күбрәге нинди борчулар белән шалтырата дисезме? Алар күбрәк дәшми, шаярта – әлеге телефон чынлап та эшлиме һәм киләчәктә мөрәҗәгать итәргә мөмкинме икәнлеген тикшерә дип саный биредә эшләүчеләр.
Ә чын-чынлап ярдәм сорап шалтыратучы балалар үзләрен аңламауларыннан, дуслар таба алмау, әти-әниләр белән сүзгә килү, абый-апаларының кыерсытуы һәм әти-әниләренең аерылышырга җыенуларыннан зарланып мөрәҗәгать иткән. БДИ, начар билгеләренә борчылучылар да табылган. Үсмерләрнең яртысыннан күбрәге шәхси характердагы проблемалар белән «яна»: тышкы кыяфәтеннән канәгать түгел, ялгызлык, күңелсез яллар һәм җавапсыз мәхәббәт хисе. 1%тан кимрәк мөрәҗәгать балаларны җәберләүгә кагыла.
Һәр мөрәҗәгать ТР Яшьләр эшләре буенча министрлык карамагындагы социаль-психологик хезмәт белгечләре тарафыннан эшкәртелә.
Балалар өчен ышаныч телефонының номеры: 8-800-2000-122

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ