Логотип Магариф уку
Цитата:

Ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүчеләр арткан

Үз-үзеңне саклау режимы вакытында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан балалар һәм үсмерләр өчен оештырылган ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫНА мөрәҗәгать итүләр якынча 20 процентка арткан. Психологик хезмәт күрсәт...

Үз-үзеңне саклау режимы вакытында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан балалар һәм үсмерләр өчен оештырылган ЫШАНЫЧ ТЕЛЕФОНЫНА мөрәҗәгать итүләр якынча 20 процентка арткан. Психологик хезмәт күрсәтүче белгечләр әйтүенә караганда шалтыратулар аеруча Кама аръягы районнарына – Түбән Кама, Әлмәт шәһәрләренә туры килә икән. Мөрәҗәгатьләр күбәюнең төп сәбәбе - бу көннәрдә әлеге төр ярдәмне бары тик телефон аша гына алып булу. Кемдер вакытны ничек уздырырга дип киңәш сораса, икенчеләре “әти-әни тәмам канга тоз сала” дип зарлана икән. Балаларны берничек тә тыңлатып булмый, дип зарын түгүче әти-әниләр дә юк түгел, диләр.
Ышаныч телефонына 8-800-2000-122 бердәм гомумроссия номеры буенча, шулай ук Казан номерларыннан 8 (843) 571-35-71, Чаллыдан 8 (8552) 52-96-96, Түбән Камадан 8 (8555) 36-65-55 тәүлек буена шалтыратулар кабул ителә. Әлмәттәге ышаныч телефонына 8 (8553) 32-89-60 дүшәмбедән җомгагача 8.00 дән 17.00 гә кадәр; Алабугада 8-800-2000-122 шулай ук дүшәмбедән җомгага кадәр 10.00 нан 17.00 сәгатьләр аралыгында шалтыратырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ