Логотип Магариф уку
Цитата:

Югары уку йортлары программалары мәктәп практикасына якынлашачак

Мәгариф министрлыгы педагогик югары уку йортларының программасын реаль мәктәп практикасына якын китерәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов профессорлар форумында чыгыш ясаганда сөйләде...

Мәгариф министрлыгы педагогик югары уку йортларының программасын реаль мәктәп практикасына якын китерәчәк. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов профессорлар форумында чыгыш ясаганда сөйләде, дип хәбәр итә “Российская газета”.
– Укытучы һөнәренә игътибар арта бара. Күп еллар дәвамында беренче тапкыр бездә педагогик вузларга керүчеләрнең БДИ баллары артты, – дип сөйләде Сергей Кравцов. – Педагогик вузларга конкурс артуын күрдек. Безнең бурычларның берсе – укытучылар әзерләүнең бердәм системасын төзү. Без педагогик вузларны реаль практикага якынайтачакбыз. Һәр педагогик вузның нигезендә үз мәктәпләре булачак – без аларны хәзер төбәкләр белән бергә билгелибез.
Министр сүзләренчә, быел өлкән курс студентларына мәктәптә эшләргә мөмкинлек бирүче закон кабул ителгән. Ул инде гамәлдә нәтиҗәле эшли: студентлар пандемия чорында мәктәпләргә һәм укытучыларга ярдәм итә.
Алага таба Мәгариф һәм фән министрлыгының педагогик югары уку йортларында практика беренче курстан ук башланыр дип көтелә –"көчле" мәктәпләр мәйданчыклары нигезендә. Ә булачак укытучылар өчен программалар мәктәп белеменең заманча стандартлары белән туры китереләчәк. Студентлар яңа уку җиһазлары һәм технологияләре белән танышачак, белем бирү "кванториумнары" – педагогик технопарклар булдырылачак.
Чыгарылыштан соң студент өч ел яшь белгеч булып санала, һәм бу вакытта аның белән тәҗрибәле педагог остаз буларак эшләргә тиеш. Федераль мәгариф академиясе укытучыларны фәнни-методик яктан тәэмин итү һәм аларның квалификациясен күтәрү буенча бөтен эшне координацияли. Хәзер "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында оештырыла торган укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү үзәкләре урыннардагы хезмәткәрләргә ярдәм итә, иң яхшы укытучылар арасыннан муниципаль тьюторларны әзерли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ