Логотип Магариф уку
Цитата:

Заманча дәрес нинди була?

Татар теле укытучылары алдында торган төп эшләрнең берсе – ФДББС таләпләреннән чыгып, татар теле дәресен проектлаштыру һәм үткәрүгә үзгәрешләр кертү. Шуңа күрә укытучы дәресне эшчәнлекле юнәлеш нигезе...

Татар теле укытучылары алдында торган төп эшләрнең берсе – ФДББС таләпләреннән чыгып, татар теле дәресен проектлаштыру һәм үткәрүгә үзгәрешләр кертү. Шуңа күрә укытучы дәресне эшчәнлекле юнәлеш нигезендә проектлаштыру технологиясен үзләштерергә тиеш. Бүгенге көндә системалы-эшчәнлекле юнәлеш төп укыту юнәлеше булып санала.
 
Системалы-эшчәнлекле юнәлеш 
ФДББСның методологик нигезен тәшкил итә. Аның төп эчтәлеге түбәндәгеләрдән гыйбарәт: 1) танып белүнең актив формаларыннан файдалану (модельләштерү, чагыштыру, системалаштыру, гомумиләштерү, анализлау, күзәтү ясау); 2) рефлексия (гомуми яки индивидуаль) эшчәнлек өчен шартлар булдыру (куелган максаттан чыгып, эшчәнлекнең нәтиҗәләренә үзбәя бирә белү).
Дәресне яңача проектлаштыру өчен, укытучы, үз чиратында, билгеле бер компетенцияләргә: «укытучы–укучы» системасы белән идарә итү техноло­гияләрен белү (максат-бурычларны билгеләү, белем бирү процессын оештыру һәм нәтиҗәләрне бәяләү); яңа педагогик технологияләрдән (проект­лар, мультимедиа, уен, проблемалы укыту, үстерешле укыту һ.б.) файдалана белү; мөстәкыйль белем алу өчен, укучыларга кирәкле шартлар булдыру (укытучы – ярдәмче, тьютор, юл күрсәтүче) һәм алар белән хезмәттәшлек итү; импровизациягә (дәрес барышында аңа үзгәрешләр кертү) сәләтле булырга тиеш.
Бүгенге көн укытучысына үзенең педагогик эшчәнлегендә шактый күп яңа төшенчәләр белән эш итәргә, аларны гамәлгә кертеп барырга туры килә. Заманча дәреснең төп эчтәлеген универсаль уку гамәлләре (УУГ) тәшкил итә.
УУГ – танып белүгә юнәлтел­гән һәм уку мотивациясе булдыруга хезмәт итә торган гомуми гамәлләр. Алар укучыларга уку эшчәнлеген мөстәкыйль рәвештә оештыруны һәм төп компетен­цияләргә (сөйләм компетен­циясе (осталыгы), тел ком­пе­тенциясе, социаль-мәдәни ком­петенция, компенсатор ком­петенция) ия булуны тәэмин итәргә тиеш.
Билгеле булганча, белем бирүнең төп нәтиҗәләре үз эченә түбәндәгеләрне ала: метапредмет (танып белү; коммуникатив; регулятив УУГ); шәхескә бәйле нәтиҗәләр; предмет нәтиҗәләре. Һәр дәреснең эчтәлеген, дәреснең һәр этабын укучыларда шушы нәтиҗәләр булдыруга юнәлтү зарур.
Алга таба дәреснең дидактик структурасын карап үтик (аның төп этапларына бәйле мисаллар Казандагы 116 нчы лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Бәшәрова Минзилә Мөдәрис кызы тарафыннан
V сыйныфта «Сыйфат» темасы буенча дәрес үткәрү өчен төзелгән технологик картадан алынды).
I. Оештыру (мотивлаштыру, мотивация булдыру) – укучыларны аралашуга этәрү (исәнләшү; хәл-кәеф сорашу; яңалыклар яки кызыклы фактлар турында әйтеп үтү)
– Хәерле көн, укучылар! Кәефләрегез ничек? Бүген ничәсе? Бүген атнаның кайсы көне? Бүген көн нинди? Хәзер кайсы ел фасылы? Балалар, әйтегез әле, сез нинди яңалыклар турында беләсез? (Укучылар, чиратлашып, берәр җөмлә белән әйтеп баралар.)
II. Өй эшен тикшерү
III. Актуальләштерү (яңа мәгълүматны кабул итү өчен кирәкле белемнәрне кабатлау)
– Укучылар, безгә дәреснең темасын ачыкларга кирәк, ләкин моның өчен каен «яфрак ярырга» тиеш. Сез каенга матур сүзләр әйткәч, бөреләр ачылыр. Сез әйткән сүзләр нинди сорауга җавап бирә? Алар кайсы сүз төркеменә карый? Димәк, без дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?
– Ә хәзер, әйдәгез, сыйфат турында белемнәрне искә төшерик.
Сыйфат нинди сорауларга җавап би­рә? Сыйфат нәрсәне белдерә? Сыйфат җөмләдә ни өчен кулланыла? Сыйфатның нинди дәрәҗәләре бар?
– Яхшы, укучылар. Без сыйфат турында белемнәрне искә төшердек.
IV. Танып белү эшчәнлеген оештыру (яңа материал белән таныштыру) (уку бурычын билгеләү һәм аны хәл итү юлларын бергәләп эзләү, мәгълүматны гамәли үзләштерү)
– Ә хәзер экранга карагыз. Андагы сүз­тезмәләрне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез: салмак музыка, җиңел хәрәкәтләр, бай сарайлардан, кызык китап­ларны.
– Әлеге сүзтезмәләр рус теленнән ничек аерыла? Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
(Дәреслектәге нәтиҗәне уку һәм чагыштыру: 127 нче бит, 3 нче күнегү.)
– Бик яхшы. Сез дөрес әйттегез. Күплек сандагы исемнәр янында сыйфатлар төрләнми. Сез – бик акыллы укучылар.
V. Беренчел ныгыту (укытучы ярдә­мендә төрле биремнәр эшләп, яңа мәгълүматны сөйләмдә куллануга омтылу)
– Ә хәзер, укучылар, без сезнең белән бер видеосюжет карыйбыз. Игътибарлы булыгыз!
– Укучылар, сез видеоязмада нәрсәләр күрдегез?
– Анда кемнәр бар?
– Алар монда ни өчен килгәннәр?
– Бу кайсы музей икән, укучылар?
– Димәк, без сезнең белән бүген кайсы музей турында сөйләшербез?
(«Сынлы сәнгать музее» тексты бе­лән эш оештыру: 126–127 б.)
Физкультпауза
– Укучылар, әйдәгез, уйнап алыйк. Ике төркемгә бүленәбез. Беренче төркем – артистлар, икенче төркем – композиторлар. Сезнең алда – баскыч рәсеме. Кайсы төркем тизрәк менеп җитәр икән? Сынлы сәнгать музее турында нәрсә белдегез, шуны әйтергә кирәк. Бер җөмлә әйткән саен, бер баскыч өскә менәбез. Башладык!
VI. Икенчел ныгыту (мөстәкыйль эш­чәнлек: дәреслектәге биремнәрне мөс­тәкыйль эшләп, белемнәрне гомуми­ләш­терү, үзтикшерү оештыру)
1) – Укучылар, ә хәзер узган дәрес­ләрдә укылган текстларны искә төшерәбез, яңа сүзләрне һәм сүзтезмәләрне кулланып, диалоглар төзибез: 1 нче төр­кем – «Г.Тукай музее» тексты; 2 нче төркем – «Балет» тексты; 3 нче төркем – «Татарстанның Милли музее» тексты белән эшли.
2) – Алга таба дәреслектәге 4 нче биремне (127 нче бит) эшлибез.
3) – Укучылар, карагыз әле, һәр төркем алдында конвертлар ята. Аларда биремнәр язылган карточкалар бар. Хәзер шулар белән эшлибез.
1 нче («йомшак») төркем.
– Сыйфатларны һәм сүзтезмәләрне укыгыз һәм тәрҗемә итегез: гаҗәеп, милли, шәхси, кызыклы тамашалар, табигый һәйкәлләр.
2 нче (уртача) төркем.
– Җөмләләрне татарча әйтегез.
Книга толще тетради. Книга интереснее сериала. Родник чище реки.
3 нче (көчле) төркем.
– Ситуатив репликаларны языгыз.
Скажи, что твой друг (твоя подруга) учится в музыкальной школе. Спроси у учителя, кто участвует в праздничном концерте. Подтверди, что дети любят веселые игры.
VII. Рефлексия (гамәлләргә һәм сөйләм күнекмәләренә үзбәя бирү, гомуми нәтиҗәгә килү, билгеләр кую)
– Укучылар, тагын бер тапкыр әйтегез әле: бүген без дәрестә кайсы сүз төркеменә караган сүзләрне кабатладык? Алар сөйләмдә ничек кулланыла? Ә музейлар турында тагын нәрсәләр белдегез? Без кайсы музей турында сөйләштек? Музейлар ни өчен кирәк? Дөньяда нинди үзенчәлекле музейлар бар?
– Ә хәзер дәресебезгә билге куябыз. (Кояш рәсеменең уртасына «?» һәм «!» тамгалары ясала.) Сезгә дәрес ошаган икән, кояшның уртасына – «!», ошамаса «?» тамгасын языгыз.
VIII. Өй эшен аңлату һәм яздыру (вариативлыкны исәпкә алу)
«?» тамгасын сайлаучыларга (экранда күрсәтелә) – 5 нче күнегү (128 нче бит); «!» тамгасын сайлаучыларга – Сынлы сәнгать музеена бару турында хикәя төзеп сөйләү.
– Дәрес тәмам, укучылар. Барыгызга да рәхмәт. Исән-сау булыгыз!
Бүгенге көн укытучысы, шушы структур этапларны күздә тотып, дәреснең технологик картасын төзи.
Технологик карта – укытучы тарафыннан төзелгән һәм заманча дәресне схема форматында күзалларга мөмкинлек бирә торган проект ул. ФДББСка багышланган хез­мәт­ләрдә аның төрле үрнәк­ләре китерелә, һәм һәр мәк­тәп, үз формасын булдырып, аны укытучыларның методик берләшмәсе утырышында рас­ларга тиеш, дип әйтелә.
Димәк, һәр укытучы бу эшне иҗади якын килеп башкара ала. Аны төзегәндә, укытучыдан билгеле бер методик күрсәтмәләргә игътибар итү сорала:
дәреслектә бирелгән материалны өйрәнеп чыгу;
методик кулланмадагы күрсәтмә­ләр белән танышу;
дәреснең планлаштырылган нә­ти­җәләрен һәм УУГ билгеләү;
дәреснең төп этапларын күрсәтү;
дәреслектәге материалны этапларга бүлеп чыгу (аерым биремнәрне үзгәртү, яңаларын өстәү);
өстәмә чыганаклардан мәгълүмат кертү;
төркем белән һәм индивидуаль эшчәнлек оештыру алымнарын тәкъдим итү;
уку эшчәнлеген тулысынча чагылдыру;
өй эшләрен төрләндерү (вариативлык булдыру).
Технологик картаның төп бүлекләрен укытучы эшчәнлеге, укучы эшчәнлеге, планлаштырылган нәти­җәләр тәшкил итә. Аларның һәрберсенә аерым тукталып үтик.
Укытучы эшчәнлеге: уңай психологик халәт булдыра; уку проблемасын укучылардан әйттерә; проблеманы хәл итәргә ярдәм итә; укучыларның эзләнү, мәгълү­матны эшкәртү һәм гомумиләштерү эшчән­леген оештыра; биремнәрне формалаштыра; эш төрләрен тәкъдим итә; укучыларны актив аралашырга этәрә; җавапларга ачык­лык кертә; шәрехли (комментарийлар бирә); укучыларның коммуникатив компетенциясен үстерә; укучыларның эшчәнлеген хуплый һәм уңай бәяли.
Укучы эшчәнлеге: күмәк аралашуда һәм әңгәмәдә катнаша; мисаллар китерә һәм дәлилли; сорауларга җавап бирә; күзәтүләр ясый һәм гомумиләштерә; үзләштергән мәгълүматны җанлы сөйләмдә куллана; фикерне дәвам итеп әйтә; мәгълүматны чагыштыра һәм анализлый; үзтикшерү белән шөгыльләнә, дөрес җавапны сайлый яки уйлап таба; ирешелгән нәтиҗәләренә үзбәя бирә.
Һәр дәреснең планлаштырылган нә­тиҗәләрен билгеләгәндә, укытучы федераль стандарт нигезендә төзелгән үрнәк эш программасындагы мәгълүматтан файдалана һәм аларны төгәл күрсәтеп бара. Аларны гомумиләштереп искә төшереп үтик.
Регулятив УУГ – укучы үзенең эш урынын мөстәкыйль оештыра һәм тәртиптә тота ала; дәрестә үзенә максат куя һәм бурычларны билгели ала; нәтиҗәле алымнарны сайлап, уку эшчәнлеген оештыра белә; үзтикшерү нәтиҗәсендә кирәкле төзәтүләрне кертә ала; укудагы уңышларын/уңышсызлыкларын аңлап анализлый белә; ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләргә һәм үзбәя бирү күнекмәләренә ия була.
Танып белү УУГ – логик фикерли, сәбәп­ле-нәтиҗәле бәйләнешләрне таба белә; уку проблемасын билгели һәм аны чишү юлларын мөстәкыйль төзи ала; тел берәмлекләрен чагыштырып, уртак билгеләрне күрсәтә ала; төп һәм икенчел мәгълүматны аера белә; укылган яки тыңланган текстның эчтәлегенә бәя бирә ала; кирәкле мәгълүматны табу өчен, өстәмә чыганаклардан (энциклопедия, белешмә, сүзлек, электрон ресурс) файдалана ала.
Коммуникатив УУГ – әңгәмәдәш бе­лән аралашу сәләтенә ия була; парлап һәм күмәк сөйләшүдә катнашып, үз фикерен белдерә ала; мәгълүмат туплау өчен, төркем белән эш башкара ала; әңгәмәдәш белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, уңышлы тәмамлый ала; итагатьле әңгәмәдәш була ала.
Шәхескә бәйле нәтиҗәләр – татар теленә карата ихтирамлы булу һәм аны яхшы өйрәнергә теләү; туган илеңнең, туган ягыңның тарихын, анда яшәүче халык­ларның мәдәниятен һәм сәнгатен белү; укуга, үзлегеңнән белем алуга җаваплы карау; әхлакый кагыйдәләрдә ориент­лашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау; башкаларны тыңлый һәм аңлый белү һәм аларга карата түземле һәм кайгыртучан, ихтирамлы булу; үз-­үзеңне эстетик яктан тәрбияләү; итагатьле әңгәмәдәш булу, үзара аңлашуга ирешү; белем алу һәм
башка эшчәнлек барышында яшьтәшләрең, өлкәннәр белән мөнәсәбәт урнаштыра һәм аралаша белү.
Предмет нәтиҗәләре: татар теленнән үрнәк эш программаларда билгеләнгән белем, осталык, күнекмәләргә ия булу.
Күренекле педагог В.А.Сухомлинский сүзләре белән әйтсәк, «дәрес – укытучының гомуми һәм педагогик культурасын, акыл байлыгын һәм эрудициясен чагылдыра торган көзге ул». Татар теле укытучылары да заман белән бергә атласын иде.
Кадрия ФӘТХУЛЛОВА,
КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәният­ара багланышлар институты доценты, педагогика фәннәре кандидаты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ