Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары»ның финал сынаулары үтәчәк

«Җәлил укулары»ның йомгаклау этабы якынлаша. Тиздән герой-шагыйрьнең ижади мирасын популярлаштыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау максатыннан уздырылучы  Халыкара «Җәлил...

«Җәлил укулары»ның йомгаклау этабы якынлаша. Тиздән герой-шагыйрьнең ижади мирасын популярлаштыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау максатыннан уздырылучы  Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә нәтиҗә чыгарылачак. 
Бәйгенең гала-концерты 18 февраль көнне Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә үтәчәк. Моңа кадәр катнашучыларны финал сынаулары көтә.
Катнашучыларның видеоязмалары бәйгенең рәсми сайтында урнаштырылып бара. Аларда  төрле шәһәр һәм районнардан булган егет-кызлар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыйлар.  Материаллар очраклы рәвештә урнаштырыла, дип кисәтә оештыручылар.
Халыкара бәйгедә  «М.Җәлил шигырьләре татар телендә», «М.Җәлил шигырьләре рус телендә», «Яшь җәлилчеләр», «Җәлил турында», «М.Җәлил дөнья телләрендә» номинацияләре каралган.
Финал кысаларында балалар һәм яшүсмерләр фронтовик язучыларның балалары белән очраша алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ