Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәйге ялың ничек үтә, мөгаллим?

«Адәм баласына ял кирәк». Туфан ага Миңнуллин үзенең бер әсәрен юктан гына шулай дип исемләмәгәндер инде. Әйе, һәркайсыбызга да ял кирәк. Бигрәк тә мөгаллим халкына. Тик шулай да укытучыларның 56 көнг...

«Адәм баласына ял кирәк». Туфан ага Миңнуллин үзенең бер әсәрен юктан гына шулай дип исемләмәгәндер инде. Әйе, һәркайсыбызга да ял кирәк. Бигрәк тә мөгаллим халкына. Тик шулай да укытучыларның 56 көнгә сузылган җәйге отпуск көннәре ялдан гына тора микән соң? Бу хакта укытучыларның үзләрен тыңлыйк әле.



Ринат ХӘЙРУЛЛИН, Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы:


– Без үскәндә шундый йөремсәк мәзәк йөри иде: кыш көне агроном, җәй көне укытучы булыең, имеш тегесенең кыш көне эше юк, укытучының җәй көне. Ләкин бүгенге көндә һич кенә дә укытучыга карата бу мәзәкне кулланып булмый. Җәй җитүгә укытучының эше икенче сулыш белән башлана гына әле. Июнь ае укучылар белән БДИ тапшыру, аңа әзерлек, кабат нәтиҗәләрен көтү белән үтеп китә. Имтиханнарың бетү белән җәйге ялга китсәң дә, аның нәтиҗәләре килмичә күңел тынычланмый, атна –ун көн аларны көтеп үтә. Июнь ае Сабантуйлар ае да бит. Авыл активы буларак, укытучы бу бәйрәмнәрне оештырудан читтә кала аламыни?
Июль аенда укучылар уку йортларына документлар тапшыру мәшәкате белән мәш килә. Имтиханнарда җыйган баллар суммасы белән документларын тапшырган уку йортындагы конкурсны уза алмаячагын чамалаган укучы тагын укытучы янына килә. Укытучы ялда булса да, һаман укытучы – укучыны тынычландырырга да, башка уку йортларын сайлашырга да, тәкъдим итәргә дә, укучының күңелен күтәрергә дә кирәк.
Алай-болай иткәнче печән күтәрелеп килә. Аның бит авыл җирендә мал асраучысы да шул укытучылар калып бара. Печән хәстәрен дә күрергә кирәк шул җәйге ялда.
Безнең яклар җиләкле дә яклар бит әле.Казан-Чаллы трассасы да авылыбыздан кул сузымында гына. Җиләксез якларны да тәэмин итәргә кирәк. Рәхәтләнә халык җиләк сатып. Мин укытучы дип утыра торган заманмыни? Аның да кайда ремонт ясатасы, кайда яңасын төзисе бар, укучы баласын, яки студентын яңа уку елына әзерлисе бар. Кыскасы, бик тырышлары бу бизнеска да кушылып ала. Бер чиләк җиләк сатып җибәрү имтихан тапшыру белән бер ул1 Юл буе җиләк, бөтенесе бер төрле. Синең яныңа килеп туктаган сатып алучыга синеке генә иң әйбәт, иң татлы икәнен исбатларга кирәк. Барып чыкмый икән, борыла да китә.
Чүп үлән дә тик тормый. Алай-болай иткәнче мәктәп бакчасында да баш калкыталар алар. Җәйге ялны бүлеп, анысын да тәртипкә китереп кайтасы бар. Боларның барысы да әле йорттагы бетмәс-төкәнмәс эшләр өстенә башкарыла. Тагын бер сөенечле хәбәр килеп иреште: безнең җирлектә Казаннар килеп кино төшерәчәк ди, массовкаларга 30 – 40 кеше кирәк булачак, ди. Без бармый кем барсын инде анда. Август аена да эш әзер. Аннары инде август киңәшмәсенә, яңа уку елына әзерлек кереп китә. Быел да тоз күленә бару хыял гына булып кала, киләсе елга инде Алла боерса.



Рамил СӨЛӘЙМАНОВ, Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих укытучысы:



– Ринат туган фикерләре белән тулаем килешәм. Укытучы халкына нинди ял инде ул?! Исемдә генә ял, җәйге отпуск –укытучы халкы өчен, чын мәгънәсендә, бишенче хезмәт чиреге инде ул. Укытучының хезмәт хакы акчасы белән генә әллә кая сикерә алмыйсың. Шуңа да авылда яшәгәч, мал-туарын да тотмый, каралты-курасын да яңартып тормый булмый. Малын тоткач, җәй буе печәнен хәстәрләп үтә. Әле менә быелгы җәйге ялым яңа мунча төзү мәшәкате белән үтте дисәм дә була. Осталар ялламыйча, барысын да үзең генә эшләгәч, озаккарак сузылды инде сузылуын. Тик мунчаңның һәр кыегына, һәр бизәгенә бары синең күңел җылың салынган – шунысы белән кадерле. Мәктәбебез бинасына исә узган ел капиталь ремонт ясалган иде. Ул чакта без – укытучылар, шулай ук барча укучыларыбыз да төзүчеләргә төп ярдәмче булды: аларга булыша-булыша кирпеч-измә белән дә, агач эшенә дә шактый остардык. Быел исә мәктәпкә вак-төяк ремонт, буяу эшләре генә ясадык. Мәктәбебез бүгеннән укучыларны Белем көненә кабул итәргә әзер. Мәктәбебез әлегә райнда зурлардан санала: укучылар саны 170 тән артык, аларга 20 укытучы белем бирә. Авылның балалар бакчасы да безнең мәктәп бинасына урнашкан.
Үземә килгәндә, быел мин 1 сентябрьдә 27 нче уку елын башлап җибәрәчәкмен. Үзенчәлекле һәм шактый җаваплы уку елы булачак ул минем өчен. Аттестация үтәсем бар. Ничек тә югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме статусына лаек икәнлегемне эшем белән раслыйсы иде.
Гаиләмә килгәндә, кызларымның икесе дә медицина юлын сайлады. Олы кызым – Резеда, быел Түбән Кама медицина училищесын тәмамлап, фельдшер белгечлеге алып чыкты. Ә Рамиләсе Казан медицина көллиятенең II курсына укырга барачак. Сайлаган һөнәрләренә гомерләре буе тугры калырга язсын иде.



Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ, Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең биология-химия укытучысы:
– Җәйге ял дигән нәрсә укытучы өчен күбесенчә сүздә генә инде ул. Бигрәк тә биология укытучы өчен. Мәктәп яны тәҗрибә участогы тәртиптә тоту нәкъ менә биология укытучысы җаваплылыгында бит. Яшелчәсен дә, җиләк-җимешен дә үстерәсе, чүбен дә утыйсы, суын да сибәсе, укучылар белән берлектә тәҗрибәләрен дә үткәрәсе бар... Быел да мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр белән бергәләп «Экологик сукмак буйлап» экскурсияләр дә оештырдык, дару үләннәре дә җыйдык, гербарийлар да төзедек, «Кырмыска операциясе»ндә катнашып, кырмыска ояларын киртәләп куюны да оештырдык. Бу көннәрдә карлыган, кура җиләге җыю белән мәш киләбез.
Үземә килгәндә, әлегә мин I квалификация категорияле биология укытучысы идем. Яңа уку елында исә үземә югары квалификциягә ия булу максатын куйдым. Тагын бер куанычлы яңалык. Быел Казан дәүләт педагогика институтының табигать фәннәре-география факультетын тәмамлап чыгуыбызга 25 ел. Иртәгә Казанга килеп, элекке сабакташларыбыз белән очрашуга җыелачакбыз. Ни дисәң дә, соңгы очрашуыбызга дүрт ел вакыт үткән дә икән иде. Онытылмас очрашу булыр дип уйлыйм.



Әлфия ҖИҺАНГӘРӘЕВА, Менделеев районы Песәй урта мәктәбе укытучысы:
– Мәктәбебез аз комплектлы булуга карамастан, укучылар 30 сотыйлап җирдә ниләр генә үстерми! Анда кыяры, суганы, помидоры, кишере,кабагы, чөгендере, җиләк-җимеше дә дисеңме – бары да бар. Укытучы апалары-абыйлары белән алар чын-чынлап эшкә өйрәнә! Барлык алынган уңыш мәктәп ашханәсенә файдалануга китә. Кыш көне өстәлләрдә мул яшелчә, җиләк-җимеше була мәктәпнең.
Сизелмичә июль ае узып бара. Мәктәпне яңа уку елына да әзерләргә вакыт та җитте. Косметик ремонт ясар өчен, шулай ук мәктәп бакчасыннан сатылган җиләк-җимеш акчасы исәбенә ремонт эшләре башланып китте. Янгын куркыкынычсызлыгы буенча яңача җиһазланган җайланмалар куела башлады. Аңа күп күләмдәге акчаны район хакимияте бүлеп бирде.
Бу уку елы шунысы белән бик тә куанычлы: район мәгариф бүлеге идарәсен үзебезнен укучыбыз – Таһиров Илбар Газизҗанович җитәкли башлады. Без уйлыйбыз: ул инде запманында үзе укыган Песәй урта мәктәбенә йөзе белән борылыр, бөтенләй дә югалып калырга ирек бирмәс һәм безгә җаны-тәне белән булышыр. Ә без үз чиратыбызда барлык өлкәләрдә дә тырышырбыз.


Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ