Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиде сабый бәете

Ике мең дә егерме бер –Хәсрәтле чагыгызда,Туды майның яңа таңы,Тик без юк яныгызда.Шәһре Казан күкләренәКандай шәфәкъ сирпелде.Унберенче көне майныңКара кайгы китерде.Рамазанда фәрештәләрКүктән җиргә...

Ике мең дә егерме бер –
Хәсрәтле чагыгызда,
Туды майның яңа таңы,
Тик без юк яныгызда.
Шәһре Казан күкләренә
Кандай шәфәкъ сирпелде.
Унберенче көне майның
Кара кайгы китерде.
Рамазанда фәрештәләр
Күктән җиргә иңгәндер.
Безне Раббым алмас иде,
Фәрештәдәй күргәндер.
Бер гөнахсыз җиде сабый
Ятабыз кан эчендә.
Әти-әни кан-яшь түгә
Якты майның кичендә.
Безне назлап уяттыгыз,
Торыр вакыт җитте, дип.
Шөкер итеп калгансыздыр,
Мәктәбенә китте, дип.
Без сөенеп чыгып киттек,
Укып белем алырга.
Язган аң-гыйлем юлында
Мәңге ятып калырга.
Әти-әни, елыйсыздыр,
"Газиз балам кайда?" дип.
Тәкъдирләргә язылгандыр
Китәр якты майда, дип.
Безнең җанны кыйды палач,
Сабыйлар дип тормады.
Ул вәхшине бар кешеләр
Елый-елый каргады.
Әти-әни, бу хәсрәттән
Яшәү гамегез качты.
Фәрештәдәй җиде сабый –
Җаны күкләргә ашты.
Палач утлы ядрә сибә,
Калтырамый куллары.
Бу дәһридән котылырга
Безгә насыйп булмады.
Шәфәкъ булып күккә иңде
Безнең алсу кан төсе.
Кан исенә манчылгандыр
Шау чәчәкле май киче.
Укытучы апабызга
Саксыз дәшә күрмәгез.
Җаны фида газиз улын
Дога укып җирләгез.
Яшьтәш газиз сабакташлар,
Зинһар, түзем булыгыз.
Безнең өчен, икеләтә,
Тырышып белем алыгыз.
Майның аяз күкләренә
Очты җиде фәрештә.
Догалардан калдырмагыз,
Куллар сузып гарешкә.
Әти-әни, язган сезгә
Ачы бала хәсрәте.
Моңа кадәр бу дөньяның
Булмаган бер михнәте.
Әти-әни, сезнең хәлне
Күктән күреп торырбыз.
Еламагыз, без һәрвакыт
Яныгызда булырбыз.
Җирдә башка берәүгә дә
Мондый хәсрәт бирмәсен.
Әти-әни, башкаегыз
Бүтән хәсрәт күрмәсен.
Өзелер үзәкләрегез,
Безне искә алгач та.
Раббым тиеш җәза бирсен
Кансыз вәхши палачка.
Ике мең дә егерме бер
Тарихларга язылыр.
Бу кайгыны онытырга
Калган гомер аз булыр.
Әткәй-әнкәй, тәкъдир шулдыр,
Берүк, сабыр булыгыз.
Инде берни эшләр хәл юк –
Догаларда торыгыз.
Тарих ике мең егерме –
Егерме бер сәнәдә.
Җирдә күпме җан кыелды
Гөнаһсызга янәдән.
Сәдакалар биргән чакта
Соң Рамазан кичендә.
Догагызны багышлагыз
Без сабыйлар өчен дә.
Бездән башка килер быел
Изге Корбан гаете.
Исәннәргә гыйбрәт булсын
Җиде сабый бәете.
Сания ГӘРӘБӘ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ