Логотип Магариф уку
Цитата:

Җиңү көне ничек билгеләнеп үтеләчәк?

Тукай ае буларак бәйрәм ителгән апрель бәйрәмнәр эстафетасын май аена тапшырырга җыена. Май аен инде тоташ бәйрәмнәр ае дисәк тә була инде. Аның беренче көне үк – Яз һәм хезмәт бәйрәме, Радио көне, Ур...

Тукай ае буларак бәйрәм ителгән апрель бәйрәмнәр эстафетасын май аена тапшырырга җыена. Май аен инде тоташ бәйрәмнәр ае дисәк тә була инде. Аның беренче көне үк – Яз һәм хезмәт бәйрәме, Радио көне, Ураза бәйрәме, Халыкара музейлар һәм гаилә көннәре, Татарстан матбугаты көне дисеңме... Ә шулай да алар арасында илебез тарихында һәр гаилә өчен дә иң кадерле, иң дулкынландыргыч, йөрәк әрнүлесе бар: ул – 9 Май – Җиңү көне. Быел халкыбыз Бөек Җиңүнең 76 нчы язын каршыларга җыена. Инде күп кенә төбәкләрдә бүгеннән үк бәйрәм чалымнары күзгә ташлана. Әйтик, бүгеннән Казанның Бауман урамында Җиңү көне символы булган Георгий тасмаларын тарата башладылар. Алдагы көннәрдә башкалабызның башка парк һәм скверларында бу эш дәвам иттереләчәк.
29 апрельдә исә башкалабызның Ленин исемендәге мәдәният сараенда «Бөек Җиңү варислары» дигән шәһәр фестивале үтәчәк.
Быел да сугыш һәм тыл ветераннарын өйләренә барып котлаулар оештырылачак, волонтерлар аларга күчтәнәчләр тапшырачак. Бүгенге көндә Казанда барысы 7 меңнән артык сугыш һәм тыл ветераны яши, шуларның 431е – фронт юлын узган ветеран. 8 май көнне сугыш чоры техникасында һәм ретроавтомобильләрдә Казанның һәр районы буйлап  ветераннарыбыз хөрмәтенә котлау йөреше оештырылачак.
9 Май алдыннан М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышланган республикүләм тантаналы бәйрәм җыены үтәчәк.
Җиңү көнендә исә бәйрәм чаралары Архангель һәм Арча зиратларында, Җиңү папкындагы Мәңгелек утка, тыл хезмәтчәннәре, Ана монументларына, совет солдаты һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салу башланып китәчәк.
Иртәнге сәгать 10 да Меңьеллык мәйданда Казан гарнизоны гаскәрләре, легендар ИС, Т-34 танклары, ретроавтомобильләр катнашында хәрби парад үтәчәк. Анда көнозын хәрби тезника күргәзмәсе эшләячәк. Ә инде кичке сәгать 7дә шунда ук сәнгать осталары концерты башланачак. Анда тамашачылар катнашында караоке форматында «Җырлы Казан» хоры да чыгыш ясар дип көтелә.
Казанның Җиңү паркында исә көндезге сәгать 12 дә балалардан торган тынлы оркестрлар катнашында «Җиңү фанфаралары» дигән фестиваль башлана. Инде көндезге сәгать 3 тә – башкалабыздагы иҗат коллективлары чыгышы, ә кичке 6 да оркестрлар башкаруында узган гасырның 30 – 40 нчы елларында бик тә популяр булган бию көйләре яңгыраячак.
Быелгы Җиңү көнен бәйрәм итү елдагыча төнге сәгать 10 да Казансу елгасы буенда бәйрәм салюты бирү белән төгәлләнәчәк.
Бәйрәм чаралары ТНВ телеканалы аша турыдан-туры трансляцияләнәчәк.
Ә сезнең мәктәптә, авылыгызда 9 Май – Җиңү көне ничек бәйрәм ителәчәк? Шул хакта безгә дә хәбәр итсәгез иде.
              Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ