Логотип Магариф уку
Цитата:

Үсәлинең «камералы» балалар бакчасы

Безнең Үсәли авылындагы балалар бакчасында ярты гасыр элек үк видеокамера бар иде инде. Ышанмыйсызмы? Хәзер ышанырсыз!Үсәли балалар бакчасында иң озак тәрбияләнүче кеше буларак, мин беләм инде аны! Әй...

Безнең Үсәли авылындагы балалар бакчасында ярты гасыр элек үк видеокамера бар иде инде. Ышанмыйсызмы? Хәзер ышанырсыз!
Үсәли балалар бакчасында иң озак тәрбияләнүче кеше буларак, мин беләм инде аны! Әйе, бакча стажым 7 елга якын минем, кем әйтмешли, туганнан бирле җәмгыятьтә. Миңа 6 ай вакытта ук биргәннәр мине анда. Ясле төркеме булгандыр дисезме? Юк, берүземә «бер группа» булганмын мин. Мәктәп директоры, бакча мөдире шулай хәл иткән. Алырга! Чөнки әти биредә дә эшли, көн саен 1 – 2 сәгатькә бакчага килеп, баян белән музыка дәресе уздыра, әни дә, бала караучылары юк дип, укытудан китә алмый. Ул вакытта декрет ялы нибары ике ай булган.

Ә видеокамера урынын бүген дә кереп, кайдалыгын күрсәтә алыр идем, кызганыч, бинасы җимерек инде. Безнең авылда ике катлы борынгы таш йортлар күп. Аларның барысы да революциядән соң национализацияләнеп, дәүләткә бирелгән. Шуларның берсе – балалар бакчасы. Өске катында йокы һәм уен бүлмәсе булса, астагысында  ашханә иде. Менә шушы ашханәнең ике тәрәзәсе арасыннан әз генә өстәрәк бер тишек бар иде. Штукатуркасы купкан урын да түгел ул, яхшылап акшарланган, ләкин бер кечкенә генә сәер уентыгы бар.



Ашарга төшкәч, шаулый башласак, ашарга пешерүче Халисә апа, шул тишеккә күрсәтеп: «Балалар, тавышланмыйбыз, әнә, директор абыегыз шушыннан карап тора!» – диюгә, аш бүлмәсе тып-тын кала, билгеле инде, берничә секундка. Николай Васильевич Нестеров – мәктәп директоры, РСФСРның атказанган укытучысы, тәртип ярата торган таләпчән кеше, балалар бакчасындагы тәртипне дә үз контролендә тота иде.
Кечкенә булсам да, шул тишекне тыштан чыгып карый идем, чыбыгы бар микән? Ничек карап тора икән аннан Нестеров абый? Директор абыйның карап торуына шикләнмим, ә менә ничек күрә алганын беләсем килә иде. Хәзер булса, гаҗәп түгел, видеокамера белән беркемне шаккатырып булмый. Ә менә Халисә апаның фантазиясе нинди көчле булган, алдан күрүчәнлек булгандыр ул!
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ