Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзбәкстанда «Спутник V» вакцинасы җитештерелә башлады

Үзбәкстанда Россия белән бергәләп коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын җитештерә башладылар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияевның матбугат хезмәтенә...

Үзбәкстанда Россия белән бергәләп коронавирус инфекциясенә каршы «Спутник V» вакцинасын җитештерә башладылар. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзияевның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Мирзияев 7 октябрьдә Россия Президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшкән. Әңгәмәнең башында Үзбәкстан башлыгы Россия лидерын туган көне белән котлаган, аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм зур уңышлар, ә Россия халкына исә тынычлык һәм алга таба чәчәк атуын теләгән.
«Барлык юнәлешләр буенча да хезмәттәшлекнең динамик рәвештә үсеш кичерүе билгеләп үтелде. Үзбәкстан һәм Россиянең әйдәп баручы предприятиеләре, банклары катнашындагы яңа проектларны да кертеп, үзара сәүдә күләме һәм сәнәгать кооперациясенең масштаблары тотрыклы рәвештә үсә. Россия белән бергәләп «Спутник V» вакцинасы җитештерелә башлады», диелә хәбәрдә.
Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ