Логотип Магариф уку
Цитата:

Туфан Миңнуллин 700гә якын татар баласын берләштерде

Бүген - Халыкара театр көнендә Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм поп...

Бүген - Халыкара театр көнендә Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиясендә Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, халык язучысы Туфан Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Т. Миңнуллин истәлегенә багышланган II республика конференциясе уздырыла. Бу җыен республиканың төрле мәгариф оешмалары укытучыларын һәм укучыларын битараф калдырмады. Конференциянең сайлап алу этабында 700гә якын укучы катнашты.


Конференция Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән, һәм милли мәсьәләләр комитеты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе, Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназия һ.б. ярдәме белән оештырыла.


Быел конференция 3 номинация буенча үткәрелә.


1. Журналистика.
“Кызыл тышлы дәфтәрдән”. “Җиңү тәрәзәләре”. Журналистик язмаларның (мәкалә, интервью, репортаж, хат һ.б.) тематикасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана.


2. Драматургия.
“Театр яктылыкка, нурга илтә!..” “Онытылмас сезнең батырлык… Мәңгелек кешеләр…”.
Ул бер яки берничә автор иҗат иткән драматургия, проза жанрларындагы Бөек Ватан сугышы чорын тасвирлаган әсәрдән бер өзекне сәхнәләштерүдән гыйбарәт.


3. Туфан Миңнуллин иҗаты буенча фәнни эшләр.
“Үзем сайлаган язмыш”.
“Туфан Миңнуллин публицистикасы һәм татар милли яңарышы”. Конференциядә катнашучылар Туфан Миңнуллин публицистикасы буенча фәнни тикшеренүләрен тапшырырга тиеш иде.


26 февральдән эшен башлап җибәргән жюри “Драматургия” номинациясендә катнашучыларның чыгышларын карап бәяләде. Бүген исә “Татмедиа” АҖ мәйданчыгында укучылар “Журналистика” номинациясе буенча иҗади эшләрен жюри хөкеменә тапшыра, презентацияли.


Конференция җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы бүген Ф.Аитова исемендәге 12 нче гимназиянең Актлар залында көндезге сәгать бердә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ