Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучылар һәм укучыларның Туфан Миңнуллин исемендәге V республика конференциясе старт ала

Бүген укытучылар һәм укучылар өчен оештырылучы күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин исемендәге конференциянең беренче көне. Конференция нигезләмәсе буенча, беренче турны уңышлы узган катнашучыла...

Бүген укытучылар һәм укучылар өчен оештырылучы күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллин исемендәге конференциянең беренче көне. Конференция нигезләмәсе буенча, беренче турны уңышлы узган катнашучылар 26-27 мартта фәнни эзләнүләр белән чыгыш ясаячак. Бүген Казан мәктәпләрендә укучы балалар һәм биредә эшләүче укытучылар чыгышлары көтелә. 


Чара татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Конференциядә 5-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар катнаша ала. Аларның фәнни-гамәли һәм иҗади эшләре һәр номинациядә яшь категорияләре буенча кабул ителә (5-7 сыйныфлар, 8-9 сыйныфлар, 10-11 сыйныфлар). 


Конференция кысаларында дүрт номинация каралган:
1. Журналистика. «Кызыл тышлы дәфтәрдән»,
Журналистика. «Җиңелүләр дә җиңүгә илтә ала». 
2. Драматургия. «Театр яктылыкка, нурга илтә!..» Сәхнәләштерү.
3. Фәнни эшләр. «Үзем сайлаган язмыш»,
4. «Утырып уйлар уйладым» (Укытучылар һәм китапханәчеләр номинациясе).
Бөтендөнья татар конгрессы сайтында конференциянең нигезләмәсе урнаштырылган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ