Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телләр буенча республика олимпиадасында 13 укучы җиңде

Туган телләр буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды. Җиңүче булып төрле шәһәр-районнардан булган 13 укучы табылды.  Барлыгы финал ярышларда 100дән артык кеше катнашкан иде.Мордва телен иң яхшы...

Туган телләр буенча республика олимпиадасына йомгак ясалды. Җиңүче булып төрле шәһәр-районнардан булган 13 укучы табылды.  Барлыгы финал ярышларда 100дән артык кеше катнашкан иде.


Мордва телен иң яхшы белүчеләр Бөгелмә һәм Тәтеш мәктәпләрендә укучылар булуы ачыкланды.


Мари теле буенча олимпиада беренчелеге Балтач һәм Минзәлә районнарында.


Удмурт теле буенча беренче булып Кукмара һәм Балтачтан булган өч укучы табылды.  Чуаш теле буенча олимпиадада Түбән Кама, Чүпрәле һәм Буа мәктәпләрендә укучылар җиңде. Моның турында «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.


Исегезгә төшерәбез,  республика олимпиадасының йомгаклау этабы 23-25 декабрьдә  «Дуслык» үзәгендә узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ