Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай музее кайчан ачылыр?

XX гасыр башы архитектура истәлеге булган (халыкта аны «Шамил йорты» дип тә йөртәләр) бинаның ишекләре быел – 2018 ел азагында ачылачак дип хәбәр итте ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Мәгъ...

XX гасыр башы архитектура истәлеге булган (халыкта аны «Шамил йорты» дип тә йөртәләр) бинаның ишекләре быел – 2018 ел азагында ачылачак дип хәбәр итте ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Мәгълүм булганча, Габдулла Тукайның әдәби музеен моннан ике ел чамасы элек ремонтка япканнар иде.


Башкалабыздагы гаҗәеп биналарының берсендә урнашкан «Тукай йорты» (Г.Тукай урамы, 74 нче йорт) тагын да матурланыр, күркәмләнер, үз хәзинә-байлыклары белән халыкның күңел-хәтеренә тәэсир итәр, яңа мәгълүмат белән тулыланыр дип өметләнәбез. Музей ремонтка ябылса да, үз эшен дәвам итә. «Мәктәп, бакчалар элек безгә килә иде, хәзер үзебез аларга барабыз», – мөдир Гүзәл Төхфәтова. Экскурсия, квестлар, төрле чаралар оештырып торалар икән. Ремонтка ябылгач та, «Музейга китап бүләк ит!» акциясе башлап җибәргән булганнар. Акциянең максаты: Г.Тукай китапларын яисә Г.Тукайга багышланган китапларны җыеп музейда китапханә оештыру. Килгән һәр кеше, шушы китапханәгә кереп, китапларны укый алачак. Әгәр «сирәк китаплар» бәяләмәсе алган булса, ксерокопиясе белән танышу мөмкинлеге булдырыла.


Бу акциядә катнашучылар арасында Юстиция министрлыгы һәм Белоруссия консуллыгы да бар икән. Газета-журналларда, радиода эшләүче журналистлар, язучылар үз шәхси китапханәләреннән Тукай китапларын бүләк иткәннәр инде. Сүз уңаеннан, акция бүген дә дәвам итә, теләгән һәркем катнаша ала.


P.S. Редакциягә Тукай музее тирәсендәге бакчада кабер ташлары бар дигән хәбәрләр килеп ирешкән иде. Бу мәгълүмат расланмады. Әңгәмәдәшләребез: «Бакчабыз чиста, кабер ташлары юк», – диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ