Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай туган көнгә - татар теле һәм әдәбиятыннан дөньякүләм контроль эш

23 апрель көнне  татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш эшләнә.  "И туган тел, и матур тел" дип аталган контроль эш татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан ү...

23 апрель көнне  татар теле һәм әдәбияты буенча дөньякүләм контроль эш эшләнә.  "И туган тел, и матур тел" дип аталган контроль эш татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелә.


"Һәр халык кайчан да булса үзенең Шагыйрен тудыра, аңа халыкның җаны һәм даһилылыгы хас була. Татар халкы өчен мондый Шагыйрь булып Тукай тора", - дип хәбәр итә оештыручылар.


Белемегезне тикшереп карау һәм татар теле буенча бөтендөнья онлайн контроль эштә катнашу өчен, http://tattest.ru/ рәсми сайтында теркәлү зарур. Хәзерге вакытка сайтта 663 кеше теркәлгән. Сайт татар, рус һәм инглиз телләрендә эшли.


35 сораудан торган тест татар телен һәм әдәбиятын белүне тикшерер өчен каралган. Контроль эшне яза башлаганчы, сынау рәвешендәге тестларны үтәргә мөмкин.


Контроль эшне төзүдә КФУның Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге, Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниара багланышлар институты, татар әдәбияты кафедрасы, уртак һәм төрки телләр кафедрасы, ИТИС медиакоммуникацияләр лабораториясе һ.б. катнашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ