Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тукай урыннарыннан» экскурсия – бары 1 мең сумга

Г.Тукайның Казандагы әдәби музее Татарстанда «Тукай урыннарыннан» дип аталган яңа экскурсия маршрутын булдыра. Экскурсия программасына Әтнә районының туган якны өйрәнү музеен, Тукаевлар гаиләсенең муз...

Г.Тукайның Казандагы әдәби музее Татарстанда «Тукай урыннарыннан» дип аталган яңа экскурсия маршрутын булдыра. Экскурсия программасына Әтнә районының туган якны өйрәнү музеен, Тукаевлар гаиләсенең музей-йортын (Арча районы Кушлавыч авылы), Яңа Кырлай авылында урнашкан Г. Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексын, Сәгъди агай йортын карауны кертәләр.


8 сәгатьлек автобус экскурсиясе маршруты Иске Татар бистәсендәге Юнысов мәйданыннан башлана. Үз вакытында шушы урында татар халкы бөек шагыйрь белән хушлашкан. Алга таба автобус шәһәр үзәге аша Г. Тукай тормышына һәм иҗатына кагылышлы урыннардан уза.


Экскурсиянең чираттагы тукталышы − Әтнә районының туган якны өйрәнү музее. Анда көнкүреш җиһазлары, эш кораллары тупланган. Бу музей узган гасыр интерьеры буенча ясалган.


Шуннан соң экскурсия Тукаевлар гаиләсенең музей-йортында дәвам итә. Әлеге музей Арча районының зур булмаган Кушлавыч авылында шагыйрьнең әтисенең төзекләндерелгән утарында урнашкан. Монда шагыйрь туган һәм бик аз гына вакыт яшәп калган. Авыл зиратында шулай ук Тукайның әтисе кабере дә сакланган.


Туристларның Г.Тукайның Яңа Кырлай авылындагы Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында йөрү мөмкинлеге дә бар. Музейның беренче залы Г. Тукайның балачагына багышланган, икенче зал-шагыйрь тормышының - Урал, өченчесе Казан чорын чагылдыра, ә дүртенче залда кинозал урнашкан.


Экспонатлар арасында Г. Тукайның исән вакытында чыгарган китабы, аның туганнары һәм дусларының шәхси әйберләре, «Болгар» кунакханәсе җиһазлары да бар.


Экскурсиянең соңгы тукталышы булып тарихи-көнкүреш экспозициясе тәкъдим ителгән Сәгъди йорты тора.Монда барлык экспонатларны да тотып карарга рөхсәт ителә.


Экскурсиянең бәясе якынча 1 мең сум булыр дип көтелә. Моңа музейларга билетлар алу, ике тапкыр ашату, ягулык-майлау материаллары һәм автобус өчен түләү керә. Төгәл бәя беренче экскурсияне үткәргәннән соң билгеле булачак. Беренче экскурсияләрне май аенда мәктәп балалары өчен оештыру көтелә, дип хәбәр итә ТР Туризм буенча дәүләт комитеты порталы.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ