«Тукайга сәяхәт»

Бу көннәрдә Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында шушы исемдәге күргәзмә ачылды. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган күргәзмә хакында «Бу Татарстанның мәдәни тормышында зур һәм мөһим вакыйга», — дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ачылыш тантанасында. Күргәзмәне булдыруда өлешен кертүчеләргә рәхмәт белдереп, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева: «Тукай безгә зур мирас – татар теленең энциклопедиясен калдырып китте. Монда сез Тукайның шәхси әйберләрен күрә аласыз. Алар күп түгел, әмма кызыклы», — диде.

Тукай исән чагында ук халык мәхәббәтен яулаган шагыйрь. Күргәзмәне карагач, олуг әдибебезнең нинди бай мирас калдыруына таң каласың. Шунысы да игътибарга лаек: компьютер технологияләре кулланып Г.Тукайның сирәк фотоларына да «җан» өргәннәр! Кыскасы, барысында үз күзләрең белән күрү кирәк. Форсаттан файдаланып, мәктәп укытучыларына шуны әйтәсе килә: укучыларыгыз белән күргәзмәгә барып кайту ел буе Тукайны өйрәнүне алыштырыр иде. Сәяхәткә рәхим итегез!

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *